Президент сайлавының беренче көнендә Татарстанда «кайнар линия» телефонына 815 кеше шалтыраткан. Бу хакта журналистларга Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, соравы яки мөрәҗәгате булган һәркем җавап алган.
- Кичә көн дәвамында «кайнар линия» аша 815 сорау-мөрәҗәгать кабул иттек. Бүген 10:00 сәгатькә кадәр кичәге сорау-мөрәҗәгатьләрнең барысы да җавап алды. Күптән моның кадәр шалтыратулар кабәл иткән юк иде, - диде ул. - Бүген исә 105 шалтырату килде. Бу - әлеге сәгатькә булган мәгълүмат.
Исегезгә төшерәбез сайлау көннәрендә махсус «кайнар линия» эшли. Анда шалтыратып, сайлау белән бәйле соравыңа жавап табарга, сайлау участогындагы кагыйдә, хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен түбәндәге номерлар буенча мөрәжәгать итәргә кирәк: 8-800-200-00-20
(843) 292-84-33.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез