– Әнинең үлемтеккә әзерләгән әйберләре кулланылмады. Хәзер аларны ни эшләтергә икән?
Ләйлә Гарипова. Минзәлә
«Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә:
– Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез элек-электән ахирәт дөньясына кәфенлек, сәдака сыман әйберләрне алдан җыеп, әзерләп, ахирәт дөньясына күчәргә әзерләнеп яшәгән. Без дә шулай эшләргә тиеш. Бу дөньяга кайчан килгәнебезне белмәгән сыман, аннан кайчан китәсебезне дә белмибез. Үлемтекләр файдаланылмаган очракта аларны, әйтик, таратырга дип әзерләп калдырылган акчаны мәрхүмнең ашында яки башка вакытта өләшсәгез дә була. Кулланылмаган кәфенлеккә килгәндә, аны мохтаҗ кешегә бирсәң дә хәерле. Аны алырга мөмкинлеге булмаган кешеләр дә бар бит. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Якты дөньядан кайчан да бер китәсе. Шуңа күрә аны үзегезгә җыеп куйсагыз да була. Аны кемгәдер бүләк, күчтәнәч итеп бирүнең дә бер зыяны да юк. Алда телгә алынганнарның берсе дә күңеленә ятмаган кеше кулланылмаган кәфенлекне мәчеткә китерә ала. «Кәфенлек алырга да акчам, мөмкинлегем юк», – дип мәчеткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар бит. Кәфенлекне шуларга тапшырырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез