Әнвәр Гатиятуллин «Ак барс»ның баш тренер итеп билгеләнде

Казанның «Ак барс» хоккей командасы Әнвәр Гатиятуллинның баш тренер вазыйфасына билгеләнүе турында рәсми рәвештә игълан итте. Белгеч һәм аның штабы белән ике елга килешү төзегән.

Казан клубы хәбәренә караганда, Әнвәр Гатиятуллинның ярдәмчеләре булып «Ак барс»та уйнаган Алексей Тертышный, Александр Макрицкий һәм Денис Ячменёв эшләячәк. Капкчылар уены өчен Георгий Гелашвили җавап бирәчәк, ә Брэндон Бови физик әзерлек буенча тренер булачак.

«Ак барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин әйтүенчә, Әнвәр Гатиятуллинны Казан клубына элегрәк тә эшкә чакырырга җыеналар. Әмма аның башка клублар белән килешүе булган. «Ул бик яхшы тренер, балалар мәктәбеннән алып Россия җыелма командасына кадәр эшләде. Төрле дәрәҗәдәге уенчылар белән эшләде. Беркайчан да бер урында тормый – һәрвакыт өйрәнә һәм алга бара. Сөйләшү барышында аның системалы алымы безгә туры килгәнен аңладык», – диде ул. Марат Вәлиуллин әйтүенчә, тренерлар штабының бурычы – «Ак барс»ның дәрәҗәсенә лаеклы уен күрсәтү, клуб системасындагы уенчыларны үстерү.

Әнвәр Гатиятуллин сүзләренә караганда, «Ак барс»та эшләү теләсә кайсы белгеч өчен сынау. «Клубның максатларын аңлыйм. Инде хәзердән үк җанатарлар, республика һәм «Татнефть» җитәкчелегенең командага нинди игътибар күрсәткәнен сизәм. Безнең штаб җаваплылыкны аңлый һәм аңа әзер. Шәхсән минем өчен Татарстанга күчеп килү зур мәгънәгә ия. Рухи ятктан миңа монда бик рәхәт», – дигән ул.

Әнвәр Гатиятуллин 1976 елның 21 мартында Чиләбедә туган. «Мечел» (Чиләбе), «Таганай» (Златоуст), «УралАЗ» (Миасс), «Надежда» (Чиләбе), «Трактор» (Чиләбе),«Лада» (Тольятти), ХК ЦСКА (Мәскәү), «Авангард» (Омск), «Торпедо» (Нижний Новгород), «Крылья Советов» (Мәскәү), «Газовик» (Тюмень), «Зауралье» (Курган), «Молот-Прикамье» (Пермь) командаларында уйнаган. «Трактор» (2015-2016), СКА (2018-2020), Россиянең яшьләр (2015) һәм төп җыелма командаларында (2018-2020) тренер булып эшләде. Баш тренер вазыйфасын «Белые Медведи» (2011-2015), «Трактор» (2016-2018, 2020-2023) командаларында башкарды.

https://vatantat.ru/2024/04/140324/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре