Кичә төнлә Апас районының Шонгат авылы янында булган авариядә 11 һәм 12 яшьлек ике бертуган баланың гомере өзелде. Аларның Тәтеш районында яшәүче әбиләреннән кунактан кайтып килешләре була. Сабыйларны бүген җирләделәр.
Республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Hyundai Solaris автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесе, Renault Arkana машинасын уң яктан узарга ниятләп, юл читенә чыккан. Үз полосасына кергәндә, идарәсен югалтып, каршы як полосадан килүче Honda Civic автомобиле белән бәрелешә. Шуннан соң Honda арты белән борыла һәм аңа 10 нчы модель «Лада» автомобиле килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә Honda машинасының ике пассажиры – 11 һәм 12 яшьлек балалар шунда ук һәлак була. 33 яшьлек йөртүче, 38 яшьлек пассажир, шулай ук Hyundai Solaris машинасының йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре ала.
Бүген авариядә һәлак булган балаларны җирлиләр. Идилия белән Рамазанның әбиләреннән кайтып килешләре булган. Аларның әтиләре Тәтеш районыныкы. Балалар әбиләрендә 1 ай торган. Әтиләре һәм абыйлары белән Арчага кайтып барышлый, юл фаҗигасе килеп чыга.
– Әтиләре дә, рульдәге абыйлары да авыр хәлдә, диделәр. Күрәчәктер инде бу, – ди Арчада яшәүче Рамилә. – Әниләре Алия табиб булып эшли. Аларның гаиләсен белмәгән кеше юк. Бик сабыр, ярдәмчел ханым. Бу ачы хәсрәткә ничек түзәр? Ана йөрәге ничек күтәрер? Аны бик кызганабыз. Балаларыбыз бер мәктәптә укыды. Быел кызлары – 6 нчы, уллары 5 нче сыйныфка барасы иде. Әрәм булдылар сабыйлар. Урыннары оҗмахтадыр балакайларның.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез