Кильдураз авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Алексей Волков, Александр Курочкин, Ленар Мифтаховларны искә алдылар. Чараны Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте оештырды.
Батыр егетләр яшәгән йортларга истәлек такталары куелды. Аларны якташлык җәмгыяте вәкилләре Наил Галиуллин, Рәшит Байбиков, Эдуард Гаязов ясаткан. Тантанада батыр егетләрнең туганнары, район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты.
– Якташларыбыз батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр. Аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә чиксез рәхмәт, – диде кунаклар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез