Узган елдагы белән чагыштырганда – 16, гыйнвар аендагыга караганда – 2,4 процентка зуррак сан бу. Хәмер төрләре арасында аракы барыннан да ныграк кыйммәтләнгән.
Бу хакта “Татар-информ” яза.
Сыра – 15% чамасы, шәраб – 12,6, коньяк бәясе – 10 процентка кыйммәтләнгән. Төп сәбәпләре – акцизлар һәм минималь бәя үсү.
Ел башыннан бирле зур градуслы хәмергә акциз 11,4 процентка артып, бер литр спирт өчен 824 сумга җиткән. Ярты литр аракының минималь бәясе 17 процентка күтәрелеп, 409 сум булган. Моңа тагын логистика, чимал һәм савыт бәясенең 3-7 процентка артуы өстәлгән.
Бигрәк тә арзанлы хәмер бәясе “сикергән”. “Эконом” белән “премиум” сегментлары арасындагы аерма юкка чыккан диярлек, шуңа күрә сатып алучылар кыйммәтрәк маркадагы хәмерне хуп күрә башлаган. Узган елда базарда кыйммәтле аракы өлеше арткан, ә арзанлысы 39,5-36,1 процентка кимегән.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез