Арча районының Айван авылында яшәүче Энҗе ханымның парникта елан күреп коты очкан.
– Парникка керсәм, борычлар арасында бик зур елан утырып тора. Нишләргә дә белмәдем. Август аенда да шушылай итеп йөриләр микәнни болар, дим. Хәзер күземә бар да елан булып күренә. Баклажаннар да алар төсле. Елан бар дип кенә тик утырып булмый. Куркып тормадым инде, елан үз юлы белән китте, мин кыяр-помидор тозлыйм, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез