Газетага язылу

АСЕАН кунакларына – кыстыбый: Казанда аларның нинди ризыклар белән сыйланулары мәгълүм булды

Казанда Россия-АСЕАН саммиты вакытында чит илләр делегацияләре башлыкларын Президент Владимир Путин исеменнән кабул итүдә нинди ризыклар белән сыйлаулары турында мәгълүм булды. Чит илләр кунакларын татар халкының милли ризыгы – кыстыбый белән таныштырганнар. Моннан тыш дәүләтләр башлыкларына сырганактан ясалган ширбәт тәкъдим иткәннәр, дип яза «ТАСС».

Менюда шулай ук диңгез кысласыннан (креветка) соте (аз гына май салып, көчле утта тиз генә кыздырыла), пастернактан ясалган крем белән яшелчә тарты (пирог), мини-яшелчә белән палтус балыгы, бәрәңгедән ясалган крем белән бәрән итеннән гуляш, яшелчә белән томат соусы тутырылган борыч күрсәтелгән. Десертка урман җиләкләреннән пирожное тәкъдим ителгән.

Исегезгә төшерәбез: Россия-АСЕАН саммиты Казанда 17-18 июньдә уза. Быелгысы – юбилей очрашуы. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе белән мөнәсәбәтләргә 35 ел тулуга багышланган. Форумда катнашу өчен Татарстан башкаласына Россия Президенты Владимир Путин килгән.

АСЕАН 11 илне: Бруней, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд һәм Филиппинны берләштерә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре