Әсгать Сәфәров тавыш бирүдә катнашты

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты.

Әсгать Сәфәров үзе теркәлгән участокка тавыш бирергә килде.

16 мартта бөтен Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Президент сайлауларының икенче көне дәвам итә. Иртәнге сигездә бөтен республикада 2767 сайлау участогы ачылды, алар 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Республикада 3 млн чамасы кеше сайлау хокукына ия. Сайлауның беренче көнендә, 15 мартта,  Татарстанда тавыш бирүгә 37,7 процент сайлаучы килгән, Россиядә — 35,48 процент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре