«Сабан туеннан соң зарыгып көтеп ала торган бәйрәм бу». Арча районында уза торган Ат көне турында әнә шулай диләр. Быел бу бәйрәм 9 августка туры килде. Тукай якташлары гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашучылар җыелды бирегә. Инде унынчы тапкыр Яңа Кырлай авылында үткәрелә торган Ат көнендә без дә булып кайттык.
ЯРЫШ ТҮГЕЛ
Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле. Бу сүзләрне юкка әйтмиләр, чөнки тормышыбызга нинди генә зур егәрле техникалар килеп кермәсен, ат турында онытып бетермибез әле.
– Быел 10 нчы тапкыр үткәрелсә дә, әлеге бәйрәм турында ишеткәнем юк иде. Шаккаттым, – дип уртаклашты бәйрәмнең алып баручысы – Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров. – Татар авылларын аттан башка күз алдына китереп булмый. Без – ат тугарып, атка атланып үскән буын. Атсыз кеше ике кулсыз кеше инде ул. Салам алып кайтасыңмы, тирес түгәсеңме, көтүгә чыгасыңмы – барысына ат кирәк. Атка утырып, урманга утын кисәргә бара идек, юан бүрәнәләрне дә атка тагып өстери идек. Аттан егылып, кулны да сындырганым булды. Ат – гаилә әгъзасы. Шатлыкта да, кайгыда да хуҗасы белән бергә ул. Безнең авылда берәр кеше үлсә, атка атланган берәү: «Җеназага барыгыз!» – дип кычкырып йөрер иде. Ат – кирәкле хайван. Ат көне кебек бәйрәм дә кирәк, чөнки бу – тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне искә төшерү ысулы да.
Бәйрәмнең төп геройлары – атлар, билгеле. Ә геройларның ниндиләре генә юк биредә: чулпылысы да, чабышкысы да, йөк ташый торганы да, «көрәшче»ләре дә. Соңгылары – «Аударыш» бәйгесендә катнашучылар.
«Аударыш» – татар милли спорт төре. Аны «атларда көрәшү» дип тә атыйлар. Тарихка күз салсак, революциягә кадәр татар авылларында «Аударыш» уены аеруча популяр булган. Уенның кагыйдәләре гади: мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан җиргә өстерәп төшерә, шул җиңү яулый. Өстерәгәндә бары тик билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга кирәк.
7 АЙЛЫК ЧАКТАН – АТКА
40, 80, 120 һәм 160 чакрым арага узган ат чабышларында Татарстан җайдаклары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килгән спортчылар да катнашты. 40 чакрымлы дистанциядә икенче урынны Биектаудан 20 яшьлек Адилә Госманова яулады. Ат өстенә аны әтисе Ленар утырткан. Әле кызга 7 ай вакытта ук.
– Шуңа күрә дуслыгыбызның башын үзем хәтерләмим. Ат чабышларында 12 яшемнән катнашам. Әти һәм абыем үрнәгендә мин дә атта йөри башладым. Аларга карап шөгыльләндем. Атта йөрисем килә дип кенә атта чабып булмый, – ди Адилә.
Яшь булуына карамастан, әллә ничә Сабан туенда катнашкан ул, төгәл санын белми дә. Хәер, ярышларда сан һәм бүләк өчен түгел, ә күңел өчен катнаша кыз. Ә менә Ат көнендә икенче ел рәттән Бэштак (атның исеме. – Авт.) белән призлы урын яулый Адилә.
– Быел май аенда Казахстанга марафонга бардык, 500 километр юл үттек, – дип искә ала кыз. – Минем өчен иң авыры – атта йөрү тактикасын уйлау. Маршрутның теге яки бу өлешен күпме вакыт эчендә үтәчәгеңне фаразлау мөһим. Атлар көзге кебек: безнең хис-кичерешләрне сизә һәм аларны чагылдыра. Алар белән аралашканда тыныч булырга кирәк.
ВАКЫТ ТА, КӨЧ ҺӘМ АКЧА ДА КИРӘК
Хәзер без техника заманында яшибез. Сер түгел: ат тотучылар сирәк. Дөрес, ат кемдер өчен әле дә тугры дус. Ат җене кагылган кешеләр бар бит: алар бүген дә ат асрый. Кемдер чабышкыларын тота, кемдер – эш атын. Менә Арчаның Яңасала авылында яшәүче Сафиннар гаиләсен генә алыйк. Гаилә башлыгы Айрат абый инде 1989 елдан бирле ат белән җенләнә.
– Элегрәк, колхозлар вакытында ат бөтен транспорт чарасын да, эш коралын да алыштырган. Хәзер авыл хуҗалыкларында ат урынына – мотоблок. Тимер атны тоту җиңелрәк, ә ат тәрбияләү, аны үстерү – четерекле эш. Моңа да карамастан, безнең районда ат асраучылар шактый әле. Бигрәк тә чабыш аты асраучылар бар. Ә бу исә икеләтә катлаулырак, – дип уртаклашты ул.
1989 елда армия сафларыннан кайтуга ук, әти-әнисе аңа тай алып биргән. Шуннан бүгенгәчә аттан аерылганы юк аның. Ат кешенең ярдәмчесе булса, чабыш аты – аның киңәшчесе дә, сердәшчесе дә.
– 1995 елдан бирле чабыш атлары асрыйм. Чиста инглиз токымлыларын. 10 яшемнән алып 2000 нче елларга кадәр үзем дә атта чаптым. Район күләмендә оештырылган ярышларда катнаштым. Улларымны да атларны хөрмәт итәргә өйрәттем. Алар ел саен Сабан туенда катнашып килделәр. Республика күләмендә үткәрелгән ярышлар бездән башка үтмәде. Районда – алты ел, Балтачта өч ел рәттән җиңү яуладылар. Казанга барып та катнашып кайта идек.
Чабыш аты тәрбияләү күп көч һәм вакыт сорый. Җәй айларында иртәнге сәгать 4 тә торып, кигәвен-чебен котыра башлаганчы, аларны чаптырырга алып чыгып китәсе. Көн саен берничә сәгать күнегү үткәрү яхшы. Нәселен белү дә комачау итмәс. Кыскасы, нәкъ сабый бала караган шикелле тәрбияләргә кирәк. Аннан бигрәк, чабыш атларын асрау – бик чыгымлы эш. Шуңа да район һәм республика җитәкчеләре ат асраучыларга йөз белән борылсын иде, дип тели ул. Ат Сабан туе һәм Ат көнендәге матур бизәк кенә түгел. Ат үрчетү, аны милли гореф-гадәтләребезнең үрнәге итеп куллану өчен тиешле ярдәме дә кирәк, билгеле.
– Элек Казанда «Сельские джигиты» дип аталган ярышлар оештырыла иде, хәзер авылдан Казан ипподромына керәм димә. Кертсәләр дә, йә чаптырмыйлар, йә күп акча түгәргә кирәк булачак. Дөрес, атларга карата йөрәгеңдә чын мәхәббәт, хөрмәт булса, бернинди чыгымнар турында да уйлап тормыйсың. Аларны, ярышка алып чыгар өчен, ике ел карарга, тәрбияләргә, өйрәтергә кирәк. Ә инде өч яшьтә аларны чын чабышкы итеп әзерләп бетерәсең. Паспортлы итәр өчен дә күп мәшәкатьләнергә кирәк, уколын вакытында кадатасы, авырса, табиб чакырасы, вакцинация үткәрәсе, кан анализын тикшертәсе бар. Элек, әйткәнемчә, гади авыл малайлары да шәһәрдә ярышларда катнаша ала иде, хәзер бу мөмкинлек һәркемгә дә бирелми, – ди ул.
САННАР
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 ел ахырына республикада 30,7 мең ат исәпләнгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында – 8,9 мең, шәхси хуҗалыкларда – 13 мең һәм фермер хуҗалыкларында – 8,8 мең. Иң күп ат Саба районында – 2,6 меңнән артык, Буада – 1,6 меңнән артык, Балтачта – 1,6 меңгә якын. Чагыштыру өчен: Якутиядә аларның саны 170 меңнән артык, Башкортстанда – 125 мең чамасы.
Сүз уңаеннан, быел Татарстан Рәисе 2030 елга атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычын куйды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез