Автомобильсез тормыш бармы? Ул булмаса, дөнья ниндирәк буласы? Истәлекле көннәр арасында Бөтендөнья автомобиль кулланмау көне (Всемирный день без автомобиля) дип аталган дата да яшәп, ул нәкъ менә бу атнада билгеләнеп үтелгәнлектән, шул сорауларга җавап эзләп карыйк әле.
Карл Бенц исемле немец беренче автомобиль җыйганга 140 еллап вакыт үткән. Тулыр-тулмас гасыр ярым вакыт аралыгында дүрт тәгәрмәчле андый транспорт чарасы бөтен дөньяны басар да, кеше заты тормышны ансыз күз алдына да китермәс дип ул инженер уйлады микән? Юктыр. Ә алар басты, әле ничек кенә басты. Урамнар да, ишегаллары да, автострадаларны инде әйткән дә юк – алар хакимлек иткән территория, алар биләмәләре хәзер. Подъезд бусагасын атлап чыгуга күзгә беренче булып килеп төртелгән нәрсә дә нәкъ менә шул автомобиль дигәннәре. Алар инде хуҗаларны – кешенең үзен кысрыклый. Тавыш, тузан, җилсез көннәрдәге «смог» дип аталган бәла – барысыннан да котылырга теләп, без җәен дә тәрәзәләрне ябып куябыз. Урам аркылы чыгасың килсә, тимер ташкынның туктаганын – кызыл ут янганын көтми чара юк. Җитмәсә, шул арада алар чыгарган исне дә шәпләп иснисе. Машина төтене без яшәгән тирәлекне, биосфераны агулый, парник эффекты тудырып, планетадагы температураны күтәрә. Тик андый «вак-төяк»кә игътибар юк. Мегаполислар өчен автомобиль бигрәк тә бәла – киң проспектларны тутырып ага торган ташкынның күп вакыт очы да, кырые да күренми. Гүлиләр, кычкырталар, этешәләр-төртешәләр, чәкәшеп тә алалар, кайчакта буылып туктап торалар, тагын агылалар.
Японнар әле тагын шунысын да чутлап чыгарган: якынча бер минут саен конвейердан бер тимер җинаятьче – киләчәктә кеше бәрдереп яисә таптатып үтерәчәк автомобиль чыга икән. Шулар ук тагын бер санны әйтә: бер тәүлек эчендә машиналар якынча өч мең кешенең гомерен өзә, ди. Тик бу саннарга да гавам битараф: өзсә өзә инде – сигез миллиард янында өч мең санмы инде ул, шуңа карап машина китергән уңайлыктан баш тартасымы?
Без инде шундый чорда, «тимер ат»сыз тормышны күз алдына да китермибез. Алабыз, йөрибез, бераздан алыштырабыз, яңасының элеккесеннән кәттәрәк булуына сөенеп тагын чабабыз. Машинаны хәтта аңа юньләп утырмаганнар да ала: «машинасы да юк бит аның» димәсеннәр өчен. Машинасызлыкны кайберәүләр чынлап та булдыксызлыкка саный. Гәрчә ул күбрәк көтүгә иярү, бер стереотип булса да. Җәмәгать транспорты эшләп торганда бигрәк тә. Кеше хәтта «хәрәкәттә – бәрәкәт» кагыйдәсенә дә кул селти, гиподинамиянең зарарын оныта. Уңайлы булсын, тиз булсын, кешедән ким булмасын.
Автомобиль, аны куллану – кешедәге эгоны канәгатьләндерү дә ул. Игътибар иткәнегез бардыр: олы, 200–300 ат көчле джипта нибары бер кеше бара. Бер кешене А пунктыннан Б пунктына илтер өчен ике йөз ат җигүне күз алдына китереп буламы? Булмый. Андый хәл фиргавеннәр заманында да булмаган. Моннан ике-өч гасыр элек өч пар ат җигелгән экипажлар күзәтелгән, шуннан арысы юк. Джип хуҗасы исә эченнән генә шулайрак фикерли: «Күрегез, кызыгыгыз, ачуыгызга буылып көнләшегез – менә мин нинди важный, менә күпме ат иярләдем. Җитмеш, сиксән ат көчле мескен маркаларга утыручылар, сез бит беркем дә түгел, минем янда бер бөҗәк кенә...»
Чынлыкта, рациональ булганда, кемнеңдер арт санын А пунктыннан Б пунктына илтү өчен ике ат та күп. Шунысы да бар: аттан, санына карамастан, тирә-як табигатькә зыян бөтенләй дә юк. Ә ике йөз ат көчле авто, без сулыйсы кислородны йөз кешелек итеп йотып, мең кеше дә чыгара алмаган сасы газ чыгара. Гомумән, игътибарлы кеше күрә: егәрлегенә дә карамастан, 4–5 урынга исәпләнгән автога күпчелек очракта бер яисә ике кеше утырган була. Ә төтен күләме аңа карап кимеми. Бу да – эго, бу да – без «күрмәгән» сансызлык. Шунысы сөендерә: киләчәктә, яңадан 20–30 елдан, электромобильләр күпләп җитештерелү сәбәпле, бензин яисә дизель ягулыгы ягып йөри торган транспорт чаралары азчылыкны тәшкил итәр, дигән өмет бар. Парковкада урынны күп алмасын өчен алар кечкенәрәк һәм алда әйтелгәнне исәпкә алып, бер яисә ике кеше генә сыйдырышлы булыр бәлки...
Автомобильне нефть, нефть продуктлары тудырды. Җир мае күпләп чыгарыла башламаса, аны фракцияләргә аерырга өйрәнмәсәләр, автомобиль дә, аңа бәйле бүгенге алгарыш та булмас иде. Алгарыш барыннан да бигрәк логистика яхшыру белән аңлатыла – мең төрле товар, җиһазлар, азык-төлекне кирәкле җиргә ташу күп тапкыр тизләнде, җиңеләйде. Утын ягып йөри торган паровоз һәм ат төп транспорт чарасы булып калганда, тормыш бүген күпкә гади, уңайлыклар шактый аз булыр иде. Ә менә экология күпкә, бик күпкә яхшырак. Ә инде берәр хикмәт белән кеше гасыр ярым элек эчке янулы двигатель урынына электр моторы уйлап тапкан булса, без бүген ихтимал гел башка цивилизация булыр идек.
Берәр бик авторитар илдә, җиңел машиналарны тыеп, халыкны җәмәгать транспортына көчләп утыртып та буладыр. Тик моны капылт кына башкарып чыгу барыбер мөмкин түгел. Автомобиль, аңа меңләгән детальләр җитештерә торган заводларны, алардагы күпсанлы эшчеләрне кая куясың. Чыгарылган нефтькә, нефть продуктларына да кулланыш табасы бит әле...
Карл Бенц атсыз арбаны сынаганда, хикмәт карарга дип җыелган бер төркем ачык авыз халык дөбердәп, калтырап-шалтырап торган дүрт тәгәрмәчле үзйөрешле «җәһәннәм арбасы»на карап, әлбәттә, көлә генә. Уңайлы, йомшак һәм күнегелгән атлы экипажлар булганда кем инде шул төтенле, тавышлы «калтырша»га утырып каядыр барсын? Алар нык ялгышкан. Бүген шул «калтырша»ның миллионлаган оныклары урамнарга сыеша алмый, кичләрен йорт тирәләрен уза алмаслык итеп сырып ала, безне үзенә бөтенләй дә бәйле итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез