Казанда «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары үтәчәк. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Анда алты команданың кайсына бәхет елмаер? Җиңүчеләр бүләксез калмаячак. Проект җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова әлеге чара турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Тиздән «Аулак өй – көрәш» проектына биш ел тула. Шушы вакыт эчендә республиканың төрле районнарында һәм чит төбәкләрдә дә чыгыш ясарга өлгергән алар.
– Проектны шагыйрьләр белән балалар арасындагы очрашулардан башлап җибәргән идек. Тора-бара гаиләләр, студентлар ярышты. Инде менә балалар бакчаларындагы сабыйлар өчен «Аулак өй»ләр үткәрүгә дә бер ел була. Алар арасында татар гына түгел, башка милләт сабыйлары Даша, Вася, Иваннар да катнашты. Матур итеп татарча сөйләделәр, – диде Сәрия Закирова.
Казанның 404 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы мөдире Гөлнара Абдулхаева әйтүенчә, проектның файдасы зур.
– Безне чакыргач, булдыра алырбызмы, дип икеләнеп калдык. Ни өчен дигәндә, катнаш төрдә булгач, рус балалары күбрәк. Шуңа да карамастан, бик теләп катнаштылар. Әти-әниләргә дә кызык тоелды. Татар телен камил белмәсәләр дә, без дә катнашыйк, биремнәргә өйдә дә әзерләнербез, диештеләр. Нәтиҗәдә эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыктык. Балаларның туган телен тагын да яхшырак беләсе, балалар язучылары белән танышасы килә. Татар халкының йолалары, әдәбияты белән кызыксына башладылар, –диде ул.
Башкаладагы 186 нчы бакчаның тәрбияче Сөмбел Мөгыйнова да үз икеләнүен яшермәде. «Татар бакчасы булып исәпләнсәк тә, хәзер руслашкан балалар күп. Ләкин без «Аулак өй – көрәш»тә катнашырга татарча белә, сөйләшә торганнарын – «каймагы»н гына сайладык. Курку хисен җиңдек тә йолаларны карый башладык. Капкалы уен күрсәттек», – диде ул.
КФУ каршындагы Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе тәрбиячесе Гөлнур Мостафина проектта бик теләп катнашуларын әйтте.
– Балаларга кечкенәдән гореф-гадәтләребезне өйрәтү мөһим. Без онытылып барган йолаларны барлап өйрәнә башладык. Әти-әниләр дә бу эшкә кушылды. «Солдатка озату» һәм «Кәккүк чәе» йолаларын өйрәндек. Соңгысы турында ишеткәнебез дә юк иде. Язучыларның тормыш юлларын, шигырьләрен, татар халкы әкиятләрен дә өйрәнәбез. Балалар татар телен яхшы белә. Бу яктан безгә бик җиңел булды, – диде Гөлнур Мостафина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез