Газетага язылу

Автобуска һөҗүм нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән

Украина Кораллы көчләре Петровка – Луганск маршруты буенча хәрәкәт иткән автобуска һөҗүм итү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, 13 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр арасында 15 һәм 17 яшьлек ике үсмер дә бар. Барлык зыян күрүчеләргә медицинa ярдәме күрсәтелә.

Моннан тыш, Ребриково – Ровеньки юлында «ГАЗель» автомобиленә һөҗүм иткәннәр. Ике ир-ат һәлак булган. Шулай ук Украина Кораллы көчләре Алчевск шәһәрендә микроавтобуска һөҗүм итү нәтиҗәсендә  38 яшьлек ир-ат яраланган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре