Бүген төнлә Башкортстанның Белорет районы Инзәр авылында янгын чыгып, ике өлкән кеше һәлак булган. Бу хакта “Башинформ” Россия МЧС төбәк буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Янгын Белягушинская урамында урнашкан йортта чыккан.
Коткаручылар әйтүенчә, урынга килүгә, алар 7×7 м һәм 9×16 м үлчәмендәге ике агач йортка, утынлык, трактор, шулай ук бүрәнә һәм такталардан эшләнгән 18×6 м үлчәмендәге корылмага ут кабуын күргән. Янгын сүндерелгән.
“Кызганычка, янгын сүндерү барышында ике мәет калдыклары табылган. Алар 1933 һәм 1938 елгы бабай белән әби җәсәдләре булырга тиеш”, – дип хәбәр ителгән ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Янгын сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез