Яңгырлы ел быел. Андый елларны гадәттә печән ишелеп уңа. Шәһәрдә дә бар булган газоннарны кыркып чыгарга да өлгермиләр, аз гына вакыт аралыгында үлән яңадан күпереп үскән була. Андый урыннарны триммер дип аталган заманча чалгылар, этеп йөрешле газон чапкычлар, кечкенә тракторларга куелган җайланмалар белән чабып торсалар да, шәһәр читләренә табарак чалгы йөзе күрмәгән урыннар да очраштыргалый калада. Күрәсең, җитешә алмыйлар.
Үлән чын печән булып, билдән югары күтәрелгән урыннарны күрүгә елның елында миндә шаулап крестьян каны уяна, кайный башлый. Күп еллар элек тоткан кул чалгыларымның берәрсен алып, тиешенчә көйләп, яхшылап чүкеп (әтисез үссәң, көйләргә дә, чалгы чүкергә дә тиз өйрәнәсең ул), киерелеп шул печәннәрне чабасы килә башлый. Нәкъ менә элеккечә итеп, үткен кул чалгысы белән, пакусны киң итеп алып, кул аркасы белән маңгай тирен сөртә-сөртә. Артык җиңел эш булмаса да, артыкка китеп арытса да, печән чабуның аның бит үз рәхәте, тәме бар. Бигрәк тә явым ел булып, селтәгән саен пакуска бер кочак ук булмаса да, бер яшь бәрән туярлык печән өстәлеп барганда, калын пакус аның саен озынаеп торганда, быел кышын маллар рәхәтләнәчәк, дип алдан сөенеп эшләгәндә. Ләкин «печәнгә төшү» теләгендә төп сәбәп ул гына да түгел кебек.
Мин үскән дәвердә авылда йорт саен бер яисә ике сыер җәнлеге, бәрәннәре белән бергә унлап сарык була торган иде. Сыерсыз яшәү бер кимчелеккә, булдыксызлыкка саналып, аны ирсез хатыннар, хәтта яшьрәк әби-чәбиләр дә асрый иде. Печән бик авырлык белән табылган җәһәттә дә. Ни өчен авырлык белән, диярсез. Безнең буын кешеләре белә: ул заманнарда колхозның бөтен булган биләмәләре сөрү җирләренә әйләндерелгән, әрәмә, болыннар – колхоз маллары өчен, культуралы көтүлекләр – шулай ук аларныкы. Шәхси хуҗалык сыер асрарлык печән таба аламы, юкмы – анысы аның үз эше. Әлбәттә, шофер, механизатор кебек затларга, атлы эштә эшләгәннәргә җиңелрәк: өйгә сугылган саен кузов яисә арба төбендә ике-өч сәнәк печән, я шунда люцерна кайта. Атлы кеше җәен гомумән дә чалгысыз йөрми, кайда нинди үлән очрый, шуны чабып арбага салышлы. Кеше кара күрмәгәндә культуралы көтүлеккә кереп тә тиз генә селтәнеп ала иде кайберәүләр.
Безнең андый мөмкинлекләр юк иде. Бар булганы – урмандагы «посадка» дип аталган нарат утыртылган зур булмаган берничә алан. Ел әйбәт килгәндә бер машина печән гадәттә шуннан кайта иде. Посадка ул шундый урын, анда һич тә рәхәт итеп, киерелеп чаба алмыйсың. Чөнки ике якта да яшь наратлар, аларны киссәң, посадкасыз калырга да мөмкин. Покос та шактый юка чыга, җир дә түмгәклерәк. Бары аланның бер почмагында гына рәхәт итеп селтәнерлек култык бар. Менә шул урынны чапканда миндә ел саен: «Их, бөтен алан да шушы култык кебек агачсыз булсын, аланнар ике-өч тапкыр зуррак булсын иде», – дигән хыял, уй-теләк уяна иде. Авыл баласы бит: бердән, рәхәт итеп чабасы, «хезмәт җитештерүчәнлеге»н күтәрәсе килә, икенчедән, малларны кышын «диета»да тотмыйча, такы-токы гына ашатмыйча, печәнне мулдан салып, туйганчы ашатып кышлатасы. Маллары тук крестьян үзе дә тук бит. Минем дә шул рәвешле тук буласым килә иде.
Туклык димәктән, бар булган ялан-кырлар сөрелеп, анда иген үстерелгәнлектән, көтү йөртер урыннар да юньләп юк иде ул чакларда. Маллар көтүдән туеп кайтмый. Шуңа күрә җәйләрен, малай-шалай гына түгел, безнең кебек буй җиткереп килүче үсмерләр дә караңгы төшкәнче авыл башындагы чирәмлекләрдә сыер саклый. Сакламасаң, сыеры да, сарыгы да янәшәдәге иген басуына керергә генә тора. Тик авыл башы чирәмлекләре дә, халыкта мал-туар күп булу сәбәпле, ул чакта йөз кат кыркылган, өстеннән хәзерге газон чапкычлар белән үткән кебек шактый такыр. Аптыраган малкайлар, «Ашап туймаганны ялап туймассың» дигән әйтемне белмәгәнлектәнме, кояш тәмам баеганчы барыбер шунда чемченәләр, кайберләре хәтта туялар да иде...
Менә шул сәбәпле, шәһәрдәге күпереп үскән үләнне, билгә җиткән хуҗасыз, беркемгә дә кирәкмәгән, тиздән әрәм булачак әллә күпме печәнне күрүгә, әле хәзер дә, чабасы гына түгел, үзебезнең маңгаенда агы булган, бер мөгезенең очы сынган кашка сыерыбызны берничә сәгатькә генә булса да шунда алып киләсе, шул сусыл ризыкны аның ялмый-ялмый ашаганын карап рәхәт кичерәсе, сөенәсе, элеккечә шунда сыер саклыйсы килә башлый. Сыер җәнлеге үзе дә сөенер иде кебек тоела. Гомере буена күрмәгәнне күргәч, күргәне авызына кергәч, ничек сөенмәсен инде ул.
Хәер, белүемчә, хәзер печән эзләп шәһәргә үк киләсе дә юк. Элек без сыер саклаган җирләрдә дә үлән ким дигәндә тездән бүген. Тездән һәм кирәксез. Тирә-якта ник бер сыер яисә сарык булсын. Сыер асраган сирәк кешеләрнең дә андый урыннарга, андый «курмы»га исе китми бүген. Алар печән калын булган урыннарны белә. Белә һәм триммер дип аталган заман чалгысы белән шатор-шотыр килеп шуны чаба...
Шулай, авылдан әллә кайчан ук чыгып китсәк тә, авыл бездән чыгып бетми әле. Бетмәсен дә ул. Крестьян каны да вакыт-вакыт шаулап чигәгә кагып алсын. Печән чоры җиткән саен кипкән печән исләре, сөт исле җылы кичләр, ихатадагы ишле мал-туар, капканы үзе төртеп ачып керә торган кашка сыер, үзара нидер сөйләшеп су буеннан кайта торган казлар да искә төшсен. Без – элекке авыл балалары шундый сагынулар белән дә бәхетле бит. Авылдагы балачак, үсмер чакны, ул күпмедер тир түгеп, өлкәннәргә булышып, бераз «иза чигеп» үтсә дә, берни дә алыштыра алмый. Шәһәрдәге асфальт өстендәге тормыш-яшәеш, бала-чагадагы шөгыльсезлек, ваемсызлыкны әйткән дә юк...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез