Авылларда тавык «вирус»ы таралган?!

Кош гриппы турында яза икән дип уйлый күрмәгез. Сүзем башка «вирус» турында. Урта буын кешеләре әле авылда тавык итенең шактый тансык елларын хәтерли. Бөтен булмышы үз тавыгың утырып чыгарганнан соң үскән чебешләр. Алардан да унлап әнкә чебеш тавыкка тәгаенләнә, бер ел асраган тавыклар шулпага керә. Яшь әтәчнең дә берсенә генә бәхет елмая. Калганнары һәм «карт» әтәч шулай ук тансык иткә әйләнә. Ул чактагы йорт тавыгы-чебешләре гәүдәлерәк кешенең йодрыгыннан әллә ни зур булмый, ә гаиләләр кечкенә түгел, бала-чагасы да кимендә өч-дүрт. Шуңа күрә авыз тәмләргә генә җиткәндер инде ул итләр.

Аннан соң бройлер чебешләр алып үстерү модага керде. Иртә яздан инкубатордан алынган чебешләрне өйдә үстерү үзе бер күңелле иде. Аларга җылы урын кирәк дип, гадәттә мич арасына сәндерә ясап, урамда көннәр җылытканчы шунда үстерәсе. Кечерәк чакта әле алар тыныч кына үз алларына йөреп тора. Үсә төшкәч, асларына салган пычкы чүбе, печән чүбендә (аслары коры булырга тиеш) тырманып, коенып җибәрәләр!  Стеналар, идәннәр ап-ак тузанга әйләнә. Ул да булмый, канатларына каурыйлар чыккач, оча ук башлыйлар. Алар чыкмасын дип, бүлемнәр биегәйтелә. Көннәр җылынып, алар «башка чыккач», өйләр иркенәеп кала иде. Ул чакта Сабан туйларына чебеш өлгертү үзара мактанышу (бәлки шөкер итү) өчен бер сәбәп була – ни дисәң дә, бер көнлек чебешләрне үстерү шактый матавыклы, һәркемнең үз ысулы иде.

Хәзер инде май азагына беренче партия чебешләр туңдыргычларга кереп «кунаклый». Бик күпләр берничә атналык чебешләр алып, ай–ай ярым тирәсе үстерә дә бөтенесен эшкәртеп урнаштыра. Ул көннәрдә авылда очрашкан хатын-кызларның сүзе дә шул тирәдә бөтерелә: «Чебиләреңне урнаштырдыңмы әле?» Күпләр аны якыннары белән эшкәртә. Өмә ясаучылар, булса да, сирәктер. Бер гадәтләнгән кеше чебешләрне аз алмый. Ел саен 50–80 не үстереп урнаштыручылар бар. Бу әле беренче партиясе генә. Бераз вакыт үтүгә, инде очрашкан авыл апалары: «Әле яңадан чебиләр алмадыңмы?» – дип сөйләшә башлый. Теге 50–80 чебиләрен ашап та бетерделәрме икәнни, дип аптырый күрмәгез. Юк, алар әле юньләп ашалмаган да килеш. Туңдыргычта әле алдагы елдан калган түшкәләр дә бетмәгән. Әмма гадәт шундый: «Җәй буена ике партия чеби дә алып үстермәгәч!» Һәр елны бит ул!

Тавык итен күпме ашап буладыр, инде ул күптән тансык ризыклар исемлегендә түгел бит, дияр каладагылар. Өстәвенә кимендә өчәр килограммлы итеп үстерелгән, ите ныгыганга, тыгызланганга, алар күбрәк шулпа өчен әйбәт. Гел-гел тавык шулпасы гына да ашыйсы килми дә... Тик үстергәннәр моның белән килешми. «Ашка гына түгел, бөтен нәрсәгә дә бик әйбәт» – аларның җавабы. Өстәвенә үзләре генә ашамый бит алар аны. Каладагыларга күчтәнәчкә дә менә дигән әзер әйбер, диләр. Соңгы вакытларда кирәксенгән кешеләргә сатып бирүчеләр, аны кечкенә генә булса да бизнеска әйләндереп, түшкә килеш сатучылар да, тушенкалар ясаучылар да бар. Аз булса да, табыш турында да уйланучылар булу бик әйбәт.

Юкса, ничә көнлеген алсаң да, тиешенчә тәрбияләмичә (ә аларга дигән махсус катнаш азык шактый кыйммәт), чебешләр чыгымсыз гына үсми. Бөтенесен санап, исәпләп карасаң, һәрвакыттагыча, кибеттән әзерне алуың күпкә отышлырак чыга. Тик... «Үзең үстергәнгә җитми!» – Авыл кешесенең иң яратып әйтә торган сүзләре бу. «Бер үстергәч, аласы килеп кенә тора. Ашалганда-ашалмаганда да эш юк. Вирус кебек, йогышлы бер гадәт инде ул», – ди алар. Начар вирус түгел ләбаса.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре