Газетага язылу

«Авызыгызны ачмагыз!»: Дәүләт Думасында мошенникларның яңача алдау ысуллары турында сөйләделәр

Мошенниклар поликлиника, иминият компаниясе, шулай ук Бердәм медицина мәгълүмат-анализ системасы (ЕМИАС) хезмәткәрләре буларак шалтырата башлаган.

Максатлары – кешеләрнең паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын кулга төшерү яки вируслы сылтаманы ачарга мәҗбүр итү. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов (ЛДПР) «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Депутат әйтүенчә, дәүләт телефон мошенникларына каршы көрәштә күп кенә чаралар күреп килә. Әмма аферистларның алдау ысуллары көннән-көн камилләшә. Алар яңача алдау ысулларын табып, кешеләрнең ышанычын тагын да күбрәк яуларга өйрәнә.

«Бик уяу булырга киңәш итәм. Поликлиникадан диспансеризациягә чакырып шалтыратсалар һәм моның өчен паспорт, СНИЛС мәгълүматларын сорасалар, телефонны шундук куегыз. Бернинди дә шәхси мәгълүматларны әйтмәгез. Табибка язылуны раслау өчен, дигән булып, смс аша килгән кодны сорасалар, беркайчан да авызыгызны ачмагыз: болар – мошенниклар. Телефонны шундук куегыз да, сайтта поликлиника номерын табып, үзегез шалтыратыгыз», – дигән Леонов.

Аның сүзләренә караганда, аферистлар иминият компаниясе исеменнән дә шалтыратырга мөмкин. Алар бушлай медицина ярдәменнән мәхрүм итү белән куркытып, телефон аша полисны озайтуны сорыйлар (смс аша килгән кодны әйтергә кирәк). Мондый әңгәмәне беркайчан да дәвам итмәгез, сөйләшүне шундук өзегез, дип кисәткән депутат.

«Кайвакыт мошенниклар ЕМИАС хезмәткәре буларак шалтыратып, янәсе, медицина картасы мәгълүматларының искерүен, шуңа күрә телефонга кушымта урнаштырырга кирәклеген хәбәр итәләр. Бернинди сылтамага да кермәгез, үзегезгә мәгълүм булмаган кушымталар урнаштырмагыз!» – дигән Сергей Леонов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре