Иран футбол җыелма командасы Россия белән иптәшләр матчы алдыннан Казанга килде. Команданы аэропортта каршы алырга журналистларны кертмәделәр, шуңа күрә матбугат вәкилләре футболчыларны кунакханә янында көтте.
Иранлыларның килүе алдыннан Татарстан спорт министры Владимир Леонов журналистлар белән аралашты. Ул Казандагы матчның башлану вакыты ярты сәгатькә күчерелеп, 19:00гә билгеләнүен хәбәр итте. Стадион янындагы мәдәни программа 16:30да башланачак.
Леонов Иран җыелма командасын көчле көндәш дип атады.
«Иран җыелма командасы – титуллы команда. Алар ФИФА рейтингында беренче утызлыкта, җитди көндәш. Матч иптәшләр очрашуы булса да, футбол – футбол инде. Ике команда да яхшы кәеф белән уйнар дип уйлыйм», – диде ул.
Казан өчен бу милли җыелма командаларның зур футболы биш елдан соң яңадан шәһәргә әйләнеп кайтуын аңлата. Соңгы тапкыр Казанда мондый дәрәҗәдәге матч 2021 елда Словакия җыелма командасына каршы узган иде.
Иран командасы составында Казан тамашачыларына яхшы таныш футболчы – Сердар Азмун да бар. Элек ул «Рубин» өчен чыгыш ясаган, шулай ук «Ростов» һәм «Зенит» командаларында уйнаган.
Азмун Иран җыелма командасы автобусы белән кунакханәгә килде. Ул футболчылар арасыннан соңрак төште һәм журналистлар белән аралашудан баш тартты.
Азмун «Рубин» составында 2013-2016 һәм 2017-2018 елларда уйнаган. Аның Казан клубыннан «Ростов»ка күчүе вакытында зур бәхәс тә чыккан иде. «Рубин» футболчының яңа хезмәт килешүенең дөреслеген тикшерүне сорап Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Татарстанда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылмаган.
Хәзер Азмун Казанга инде Иран җыелма командасы составында кайтты. Россия һәм Иран җыелма командаларының матчы сишәмбе көнне «Ак Барс Арена»да 19:00дә башланачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез