10 март – Россия архивлары көне
Бу дата 2003 елның 5 мартында Россия Федерациясе Федераль архив хезмәте карары белән гамәлгә куела. Ул тарихи вакыйгага бәйле. 1720 елда Петр I “Генераль регламент» дип аталган хокукый актка кул куя. Бу көн яңа стиль белән 10 мартка туры килә.
Бәйрәм алдыннан эшләнгән эшкә йомгак ясау гадәте бар. Шул уңайдан без Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минҗанова белән сөйләшеп, архивта ниләр саклана, документлар ничек сайлана, кебек сорауларга җавап эзләдек.
– Документларны сайлап алу эше эксперт-тикшерү һәм методика комиссиясенә йөкләнгән. Нәкъ менә шушы комиссия әгъзалары документларның нинди кыйммәткә ия булуын һәм аларны Россия Федерациясе архивы фондына кертергәме-юкмы икәнен ачыклый. Географик яктан караганда, бу комиссия республикабызның барлык районнарын һәм оешмаларын үз эченә ала.
Тарихи яктан бәяләсәк, ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты архив бүлеге һәм Үзәк архив идарәсе эсперт-тикшеренү комиссиясенең беренче беркетмәләре 1939 елга карый. Бу документларны архив хезмәткәрләре, бик озак эзләнүләрдән соң, Татарстан Республикасы Кабинеты каршындагы 7 нче архив идарәсе фондыннан табып алдылар. Шунысы игътибарга лаек: ул чорның ни дәрәҗәдә авыр булуына карамастан (сугыш бара, кадрлар җитешми, төргәкләү өчен материаллар юк ), хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да әлеге комиссия бер минутка да эшен туктатмаган.
Хәзер карау һәм тикшерү өчен комиссиягә ел саен 1,5 тирәсе оешмадан 4,5 меңнән артык документ керә. Мәсәлән, 2024 елда 1472 оешмадан кергән 4689 документны тикшерелгән. 2018 елдан бирле комиссия көн тәртибенә районнарга чыгып эшләүне кертте. Җирле архивлар утырышларда сакланырга тиешле дип табылган, кыйммәте булган документларны тәкъдим итәләр. Шул елдан бирле район архивларына кертелгән документларның 1353 берәмлегенә аеруча кыйммәтле дигән статус бирелгән. Әйтергә кирәк, әлеге төркемгә кертелгән документлар бик төрле. Бу – Бөек Ватан сугышы вакытындагы хуҗалык китаплары, колхозларга җирдән сроксыз файдалану өчен төзелгән дәүләт актлары, Бөек Ватан сугышы вакытында Татария районнарына эвакуацияләнгән кешеләрнең исемлеге, кулаклаштыру буенча, авыл советларының территорияләрен үзгәртү, Куйбышев ГЭСын төзү сәбәпле, су астында калган авылларны күчерү, шулай ук Татария халкын Көнчыгыш-Себер краена, шул исәптән Бурятиягә күчерү, Бөтенсоюз социалистик сәнәгатьнең санын алу, наданлыкны бетерү турындагы документлар. Алар арасында, мәсәлән, Надежда Крупскаяның Спас педагогия техникумына үз исемен бирүгә ризалык язган хаты да саклана.
Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдәге кулъязма һәм сирәк китапларны аеруча кыйммәтле документлар исемлегенә кертеп, аларны 2023-2027 елларда исәпкә алып бетерү дә каралган. Узган ел комиссия карары буенча мондый документлар исемлегенә математика һәм астрономия буенча 101 берәмлек гарәп кулъязмалары кертелде.
2023 елдан архив эшләре буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасын сафка бастырып, нигездә электрон формада эшли башлады. Шушы ысул белән ел буена 2000 нән артык документ тикшерелде. Бу исә кәгазь һәм почта чыгымнарын юкка чыгарырга, документларны тикшерү срогын тизләтергә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез