Газетага язылу

Бәйрәм чыгымнары күпме тора? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауга җавап эзләде

Энә дә, дөя дә – бүләкме? Соңгы арада бу хакта уйланучылар артканнан-арта. Яшьләр, мәш килеп, Гашыйклар көненә әзерләнсә, ир-атлар – хатын-кызларга, хатын-кызлар исә ир-атларга бүләк хәстәрли башлады. Сатучылар өчен дә «урак өсте» җитә.

Бәйрәм чыгымнары күпме тора? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауга җавап эзләде
ясалма фәһем

Күпме бүләк – күпме акча бит. Әйтүләренә караганда, чәчәк сатучылар гына да 8 Мартта еллык керемнәренең 40 процентына кадәр акча эшли. Бәйрәм чыгымнары күпме тора? Бүләк бирү мәҗбүриме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Чәчәкле бәйрәм

Казанда яшәүче Диләрә Хәсәнова – шөгыле буенча банк хезмәткәре. 8 Март тирәсендә исә ел саен бизнес-вуменга әйләнә ул.

– 8 Мартка лалә чәчәкләренә заказлар җыям. Бу эш белән унөченче ел шөгыльләнәм, – ди ул. – Чәчәкләрне Балтачтагы теплицадан сатып алам. Минем өстә – заказлар җыю, акча эшен алып бару, флористлар букетлар ясый. Без бергә эшлибез. Былтыр бер лалә чәчәге 140 сум иде. Быел – 150 сум булачак. Оешмалардан килгән заказлар күп. 8 Мартта бөтен җирдә дә гүзәл затларны котлыйлар бит. Лалә чәчәкләре – иң яхшы бүләк.

Диләрә Хәсәнова әйтүенчә, бу бизнесның да үз нечкәлекләре бар. «Шул ук лалә чәчәкләренә бәяләр төрле булачак. Кибетләр аны үзкыйммәтеннән өч-дүрт тапкыр арттырып сата. Юл чатындагы сатучыларга килгәндә, алар арасында җиңел һәм тиз генә акча эшләп алырга теләүчеләр күп. Андыйлар чәчәкләр белән артык мәшәкатьләнеп тормый. Ә лаләгә вакытында су «эчерергә» кирәк, шул исәптән сатар алдыннан да. Шуңа күрә еш кына юл чатындагы машинадан сатып алган лалә букеты өйгә кайтуга шиңә. Сатып алучыларның ышанычын яуларга телисең икән, тырышырга кирәк. Бәйрәм арасында чәчәкләр белән 4–5 көн мәш килеп кайнашып алабыз. Бик рәхәт эш. Бу вакытны ел да сагынып көтеп алам. Акчасыннан бигрәк, өй тулы чәчәкле вакытны яратам. Минем уйлавымча, 8 Мартта бер генә хатын-кыз да чәчәксез калырга тиеш түгел. Бүләктән тыш бу», – ди сатучы.

Чәчәк кибете хуҗасы Альбина Дәүләтова да бәйрәмнәргә кадәр калган көннәрне саный. «14 февральдә гөлләмәләр алай күп сатылмый. Ни дисәң дә, бу – күбрәк яшьләрнеке, димәк бюджетлы бәйрәм. Ә менә 8 Мартта еллык керемнең яртысын ук булмаса да, 40 процентына кадәр акча эшлибез. Даими сатып алучыларыбыз һәм корпоратив заказлар күп. Бәйрәм көннәрендә эшләргә өстәмә өч сатучы яллыйм», – ди ул.

Яратканда жәл түгел

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә кадәр 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дә бар бит әле, диярсез. Аңа да әзерлек бара.

– Ир-атларга бүләккә ашый торган букетларга ихтыяҗ зур, – ди әлеге эш белән шөгыльләнүче Гөлназ Шаһиәхмәтова. – Хәзер күбрәк диңгез ризыкларыннан ясалган букетларга өстенлек бирәләр. Мәсәлән, кысла сорыйлар. Гадәти сыр-колбаса, кипкән балыктан ясалган букетларга караганда, диңгез ризыкларыннан эшләнгәне кыйммәтрәк тора, әлбәттә. Аларның үзкыйммәте дә югарырак бит. Узган җәй белән чагыштырганда, диңгез ризыкларының бәясе икеләтә диярлек артты. Җәй көне аның бер килосын уртача 1 мең сумга сатып алсак, хәзер – 2 мең сум тирәсе. Камчатка крабының берсе – 12 мең сум. Аны да сораганнары бар. Бәйрәм якынлашканда, бәяләр тагын да үсәчәк.

Гөлназ Шаһиәхмәтова әйтүенчә, ашап була торган бүләкләргә заказлар күп җыелган. Сатып алучыларның күпчелеге – хатын-кызлар. «Ир-атлар интернетта утырмый бит. Алдан хәстәрен күрергә дә ашыкмыйлар. Бүләкне көне килеп җиткәч кенә эзли башлыйлар. Шуңа күрә юллары чәчәк кибетенә төшә. Бүләк сайлап баш катырасы да юк. Хатын-кызлар 8 Мартка әниләренә, апа-сеңелләренә ашый торган букетлар сайлый. Бәясенә килгәндә, ир-атлар гүзәл затларга бүләккә акча кызганмый. Ашый торган букет уртача 8 мең сум тора. Уйласаң, бер чәчәк букеты бәясе бу. Әле күпме сый да булачак. Бәйрәм көннәрендә уртача 150 букет ясыйбыз», – ди Гөлназ Шаһиәхмәтова.

Бер-беренә сәяхәт бүләк итүчеләр дә бар хәтта. «Чит илгә чыгып китү өчен ял кирәк. Шуңа күрә күпләр сәяхәтне отпускыга туры китерергә тырыша. Теләк булса, өч көн ялда да сәяхәтне оештырырга мөмкин. Акчаң гына җитсен. 8 Мартта, мәсәлән, өч көн Дубай кояшын күреп кайту ике кешегә ашаусыз 103 мең сумга төшәчәк. Шул ук бәягә, ашауны да кертеп, Төркиягә дә барып була», – ди юлламалар сату белән шөгыльләнүче Алсу Борһанова.

Халык арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 22 проценты Гашыйклар көненә – 1 мең сумга кадәр, 38 проценты – 3 мең сумга кадәр акча тотачак. Респондентларның 55 проценты, бәйрәм чәчәксез дә уза, дип саный, ә 53 проценты фикеренчә, бүләк тә мәҗбүри түгел.

Файдасы тисен!

Икътисадчы Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, бәйрәм ул – хисләрдән бигрәк маркетинг.

– Без базар шартларында яшибез. Маркетологлар өчен товарны сату мөһим. Ә моның өчен безнең хисләрдән файдаланалар. Соңгы ун-унбиш елда сатучыларга социаль челтәрләр бик нык ярдәм итә. Интернетта блогерлар да кызларның башын әйләндерә. Егетме, ирме, ул сиңа бәйрәм саен чәчәк бирергә тиеш, имеш. Әле ел саен телефоныңны яңартып торса да яхшы. Танышкан, беренче тапкыр үбешкән көннәрне дә исәпкә алсаң, көн дә бәйрәм. Кафе-рестораннар турында әйтмим дә. Бүген урта хәлле егетне алсак, аның «кирәк» тә «кирәк» дип торган сөйгән ярын тәэмин итәргә бернинди дә акчасы җитмәячәк. Кесәң сай икән, гашыйк булып торасы да юк. Кызганыч күренеш бу. Моның нәтиҗәсе буларак, хәзер кызлар да, егетләр дә ялгыз, – ди белгеч.

Фәнис Хөсәенов фикеренчә, бүген социаль челтәрләр ир-ат хатын-кызны «содержать» итәргә тиеш, дигән фикерне тага. «Чын татар кызлары да шулай дип кенә тора. Ә шул ук сүзнең татарчага тәрҗемәсен сорагач, белмиләр. Аның ике мәгънәсе бар: беренчесе – тәрбияләү. Ягъни әти-әни баласын карый, үстерә, аны тәрбияли. Икенчесе – асрау. Без мал асрыйбыз. Димәк, хатын-кыз да үзен асрама итмәкче. Рус сүзенең мәгънәсен дөрес аңламау нәтиҗәсе бу. Хатын-кыз – ирнең терәге, дигән төшенчә югалып бара. Шуңа күрә ике арадагы мөнәсәбәтләр дә өч көнлеккә калды», – ди икътисадчы.

Яшь әни, журналист Чулпан Галимова әйтүенчә, бүләк күзне иркәләүдән бигрәк, файдалы булырга тиеш. «Без өйләнешкәннән бирле Гашыйклар көненә бүләк бирешмибез кебек инде. Ул чордан «үстек». Элек бу бәйрәмгә торт, концертка билетлар бүләк иткән булды. Кафе-рестораннарга да йөрдек. Хәзер нәрсә кирәген алдан әйтәбез. 8 Мартка үземә бүләк сорадым, шуны алырмын дип көтәм. Ә 23 февральгә иремә «автомойка»га сертификат бүләк итәчәкмен. Минемчә, бүләк файдалы булырга тиеш. Бүләк өчен генә бирмәсеннәр. Ул көндәлек тормышта кирәкле, шүрлектә тузан җыеп ятмый икән, димәк, чын бүләк», – ди ул.

Өч кыз әтисе Булат Бәйрәмов та бәйрәм дип кенә артыгын кыланмау яклы. «Өйдә берүземә дүрт гүзәл зат булса да, 8 Мартка алдан ук әзерләнәм, бу бәйрәм башкаларыннан аерыла дип әйтә алмыйм. Кемгә нәрсә кирәк булуын без өйдә үзара сөйләшергә күнеккән, моның өчен бәйрәм җиткәнне көтмибез. Кызларыбыз быел Гает бәйрәменә бүләк әзерләргә тәкъдим итте. 8 Март – кызларымны чәчәк бәйләмнәре белән сөендерергә бер сәбәп. Ике яктан әниләрне дә котлаячакбыз. Иң матур чәчәкләрне иң якын кешеләремә бүләк итәчәкмен. Анда минем дә бәйрәм бар бит әле. Җитмәсә, 20 февральдә туган көнем. Ир-атларга иң яхшы бүләк – оекбаш, диләр бит. Миңа шул да җитә. Ник көләләрдер ул бүләктән, оекбаш көн дә кирәк», – ди гаилә башлыгы.

Фикер

Зәйтүнә ӘХМӘТҖАНОВА, психолог:

– Без хисләрне төрле ысуллар белән белдерәбез, психологиядә аларны «мәхәббәт телләре» диләр. Бу – мактау сүзләре дә, бергә үткәргән вакыт та, бүләк тә. Һәр кешенең мәхәббәт теле үзенеке, шуңа күрә мөнәсәбәте дә аерыла. Бүләк ул – мәхәббәт, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтүнең бер ысулы гына. Әгәр кеше бүләк бирми икән, димәк, яратмый дип фикер йөртү дөрес түгел. Мәхәббәтне кайгырту, бергә вакыт үткәрү, ярдәм аша да күрсәтергә мөмкин. Бездә шулай кабул ителгән: бәйрәмнәрдә бүләкне күбрәк балалар һәм хатын-кызлар көтә, ә ир-атларга, бүләк бирүче буларак, зур өметләр баглана. Кайчак нәкъ менә шул басым аркасында ир-атлар бүләкнең әһәмиятен киметә яки аларны мөһим түгел кебек күрсәтергә тырыша. Шуны онытмаска кирәк: бүләкнең бәясе хисләр тирәнлегенә тиң түгел. Мөнәсәбәтләр акча белән үлчәнә башласа, ике арда кыенлыклар гына туа.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре