Газетага язылу

Бакчачылык ширкатьләре өчен салым ташламаларын озайттылар

Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар беренче һәм өченче укылышта бакчачылык ширкәтләре өчен салым ташламаларын 2028 елга кадәр озайту турында закон проектын хуплады.

Документ нигезендә, бакчачылык ширкатьләрен гомуми файдаланудагы мөлкәткә салым түләүдән азат итү 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылачак.

Шул ук вакытка кадәр барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслау алмаган сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт объектлары өчен мөлкәткә салымның ташламалы ставкасы 4,55 процент күләмендә сакланачак.

Башка төзәтмәләр газ тармагына кагыла. 2032 елга кадәр торак пунктларны газлаштырып бетерү программасы кысасында файдалануга тапшырылган газүткәргечләр өчен мөлкәткә салымның ташламалы ставкасын 4,55 процент күләмендә саклап калу тәкъдим ителде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре