Вольскта гадәттән тыш хәл: билгесез матдә белән агулану билгеләре булган дүрт бала хастаханәгә эләккән. Бу хакта Саратов өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсендә сөйләделәр.
Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, бу хәл турында мәгълүмат 4 октябрь 19:44 тә дежур частька кергән. Зыян күрүчеләргә 5, 7, 9 һәм 13 яшь.
Һәлакәт урынына полиция хезмәткәрләре җибәрелгән. Тикшерү үткәрелә.
Саратов өлкәсе прокуратурасында сөйләгәнчә, торак йортта булган балалар хәлсезлек сизгән. Аларга "ашыгыч ярдәм" чакырыла. Зыян күрүчеләрне дәвалау учреждениесенә озатканнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, сәбәбе дарулар белән агулану булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез