Балаларга чират җитте: мошенник корбаны булган үсмерләр саны арткан

Соңгы ике елда Россиядә мошенник корбаны булган үсмерләр саны 30 процентка арткан. «Сбербанк»ның идарә рәисе урынбасары Станислав Кузнецов шулай дип белдергән. Мошенник корбаны булучылар гына түгел, аларның кырын эшләренә җәлеп ителгән үсмерләр саны да арта бара, дип кисәтә белгечләр.

Әле бу юлларны язганда гына Тукай районында мәктәптә укучы кыз баланың мошенникларга 350 мең сум акча (!) күчерүе билгеле булды. Гаиләнең бөтен җыйган акчасы була бу. Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, мошенниклар өч көн дәвамында кыз баланың башын әйләндергән. Телефоннан билгесез зат башта үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган. Аннары кызга бер-бер артлы банк, Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре, адвокат исеменнән шалтыратулар килгән. Алар барысы да, әти-әниеңә куркыныч яный, алар җинаять кылган, дип баланың котын алган. Аларны коткару өчен, махсус счетка акча күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Кыз, аны-моны уйлап тормыйча, өйдә булган бөтен акчаны мошенникларга күчергән.

Әле октябрь башында гына кырыгалдарлар шул ук юл белән Әлмәттә яшәүче 14 яшьлек малайны төп башына утырткан иде. Анысы, әти-әнисен коткарам дип, мошенникларга 2,4 миллион сум акча күчергән. Куркуга калган малай, башта өйнең астын өскә китереп, акча эзләгән. Валюта табып, шуны банкка барып алмаштырган. Аннары әти-әнисенең телефоннарын алып, мошенникларга аларның онлайн банкларына керү өчен кирәкле логин-парольләрне фотога төшереп җибәргән. Шуннан соң малай, төн уртасында такси чакыртып, банкоматка киткән. Аның аша ул мошенниклар күрсәткән счетка 16 тапкыр (!) акча күчергән. Әти-әнисе исә ни булганын иртә белән генә аңышкан.

Хокук сакчылары белдерүенчә, соңгы арада мошенниклар балалар кулы белән баюның тагын бер ысулын куллана башлаган. Бу кармакка, нигездә, компьютер уеннары белән мавыккан балалар эләгә икән. Казанда шундый берничә очрак теркәлгән инде. Компьютер уены барышында мошенниклар балага герой өчен нәрсәдер сатып алырга тәкъдим итәләр. Аптырап калган балага акчаны кайдан аласын да өйрәтәләр. Шуннан соң бала аңа ата-анасының карта номерын әйтә. Ул арада мошенниклар картадагы акчаны алып та куя.

Мондый аянычлы очраклардан саклану өчен, хокук сакчылары бала белән гел аралашып, аның кызыксыну, мавыгуларыннан хәбәрдар булырга куша. Ата-ана баласының телефонда нинди уеннар уйнавын, интернет аша нәрсәләр сатып алуын да тикшереп торырга тиеш. Балага шәхси мәгълүматны, карта номерларын чит кешегә әйтергә ярамаганлыгын да искәртеп торырга кирәк.

Соңгы арада мошенниклар үсмерләрне төп башына утыртып кына калмыйча, аларны үзләренең кырын эшләренә дә җәлеп итә башлаган. Мошенникларга ярдәм итүче арадашчылар арасында хәзер яшьләр, хәтта балигъ булмаганнар да очрый. Аларга, нигездә, курьер буларак эшләргә тәкъдим итәләр. Әле күптән түгел генә Казанда мошенникларга дүрт пенсионерны алдарга ярдәм иткән 17 яшьлек егетне тоткарладылар. Ул әби-бабайлардан 650 мең сум акча җыеп, аны мошенниклар күрсәткән счетка күчергән.

Мошенниклар үсмерләрне социаль челтәрләр, мессенджерлар аша таба, дип кисәтә хокук сакчылары. Алар «җиңел килә торган акча» дигән игъланга алдана. Әмма үсмерләр мондый кырын эшкә ризалашыр алдыннан шунысын белсен иде: мошенникларның эзенә төшәр алдыннан, кагыйдә буларак, иң элек арадашчыларны, шул ук курьерларны тоткарлыйлар.

Юрист Илнур Галимуллин сүзләренә караганда, закон нигезендә хәзер арадашчылар да җинаять җаваплылыгына тартыла. Аларга эш бирүчеләр еш кына бөтенләй чит илдә яшәп, эш итеп яткан була. Шуңа күрә корбанга салган матди зыянны кире кайтару бурычы да еш кына арадашчылар җилкәсенә төшә. Яше тулмаган булса, бала өчен моны ата-анасына эшләргә туры киләчәк.

Балалар психологы Регина Фәхрисламова, мондый хәлләрдән саклану өчен, балалар белән гел аралашып торырга кирәк дип саный.

– 6–9 яшь аралыгында бала тәнкыйди фикер йөртергә өйрәнә. Бу чорда алар бик күп сораулар яудыра. Менә шунда балага яхшылап җавап бирергә, барын да җиренә җиткереп аңлатырга кирәк. «Үскәч аңларсың», «син кечкенә әле» дигән сүзләр булырга тиеш түгел. Юкса, бала, минем фикерем мөһим түгел, дип уйлый башлый. Шуның белән беррәттән үсмерлек чорына җиткәч, әти-әнисе дә аңа авторитет булудан туктый. Ул абруйлы затларны читтән эзли башлый. Мошенниклар исә андыйлардан бик оста файдалана, – ди белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре