Россиядә балалы гаиләләргә 18 айга кадәрге вакытка ипотека каникулы кертергә мөмкиннәр. Финанс министрлыгы бу җәһәттән документ эшләгән. Кичә – 21 июльдә аны Хөкүмәтнең Закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе хуплаган. Бу хакта “Известия” яза.
Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев аңлатып үткәнчә, ипотека кредитын алучы баласы туган яки уллыкка (кызлыкка) бала алган очракта кредит каникулы алу хокукына ия булачак. Ләкин беренче бала туганда яки уллыкка (кызлыкка) алганда кайбер таләпләрне үтәргә кирәк булачак.
Белгеч әйтүенчә, иң элек ипотека кредиты алучы үз кеременең бала дөньяга килгәнче булган айлык уртача кереме белән чагыштырганда 20 проценттан күбрәккә кимүен расларга тиеш. Шул ук вакытта кредит килешүе буенча даими түләү күләменең айлык уртача кеременең ким дигәндә 40 процентын тәшкил итүе шарт.
Ә инде икенче, өченче... бала туганда яки уллыкка (кызлыкка) алганда ипотека каникулын алу өчен бер шартны үтәү дә җитә.
Закон проекты кабул ителгән очракта, беренче бала туганда яки уллыкка (кызлыкка) алганда кредит каникулы – күп дигәндә алты ай, икенче, өченче... бала туганда яки уллыкка (кызлыкка) алганда – күп дигәндә 18 ай тәшкил итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез