Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Балан барда дару кирәкми!

Бакчада балан булганда, дарулар бер читтә торсын! Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнергә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай. Ул анда алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитрусларга караганда да күбрәк.

Балан барда дару кирәкми!

Моннан тыш балан каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майларына да бай. Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул анда. Ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш ителә.

Йоклый алмаганда

25 грамм балан җимешен изеп, шуңа 600 мл кайнаган су салырга кирәк. Өч сәгать төнәткәч, сөзеп, шуны ашар алдыннан көненә 4 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә.

Чәч коелганда

20 грамм изелгән баланга 200 мл кайнаган су салып, дүрт сәгать төнәтергә кирәк. Аны көненә 4 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә киңәш ителә.

Бронхиаль астма вакытында

Бер аш кашыгы баланны изеп, шуңа бер стакан су салып, 1 аш кашыгы бал өстәп, сүрән утта 20 минут кайнатырга кирәк. Шуны яхшылап болгатып, сөзеп, әлеге шифалы даруны көн дәвамында ашап бетерергә. Аны һәр ике сәгать саен 1 аш кашыгы күләмендә ашаудан да яхшысы юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре