Волонтерлык эше башланганнан бирле, Балтач урта мәктәбе коллективы хәрби якташларына гуманитар ярдәмне җыюда иң актив катнашучыларның берсе. Мәктәп коллективы, укучылар, әти- әниләр тырышлыгы белән алар әле " Мәрхәмәтлек тартмасы" дип, әле гадәти бер ярдәм акциясе итеп кенә хәрби зонадагыларга саллы ярдәмнәрне шактый оештырырга өлгерде инде.
Тулы бер коллективның эшчәнлегенә район җитәкчелеге тарафыннан Халыкара волонтерлар, меценатлар һәм хәйриячеләр көннәрендә дә зур бәя бирелә. Иң кадерлесе - аларга бүген туган яктан еракта булган райондашларыннан рәхмәт сүзләре дә кайтып тора.
Шушы көннәрдә генә коллектив чираттагы ярдәмне туплап, хәрбиләргә озатты. Дүртенче сыйныфта укучы Алияна Генанова исә шәхси тартма әзерләгән һәм ихлас теләкләр белән хат та язган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез