2023-2024 сезон хоккей ярышлары Балтачның яшь спортчыларына зур уңышлар алып килде.
"Алтын алка" Бөтенрәсәй чемпионатында районның 2009-2010 елгы яшүсмерләре республика данын яклап, чемпион калды. Бу көннәрдә Башкортстанның Салават шәһәрендә үткән ярышларда аларга тиңнәр булмады. Зона һәм республика ярышларында җиңүләренең очраклы булмавын дәлилләп, Балтач хоккейчылары Рәсәй чемпионы титулын яулады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез