Бүген яшь инспекторларның "Иминлек тәгәрмәче" Рәсәйкүләм бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды.
Әлеге бәйгедә Татарстан командасы данын Балтач районының Салавыч җирлегендә туган авыл кызлары, авыл малайлары яклады. Һәм сынатмадылар. 86 субъекттан килгән 350 бала катнашкан әлеге бәйгедә алар икенче урынны яулады.Һәм Салавыч күп профильле лицееның соңгы елларда бу юнәлештә яулаган уңышларының очраклы булмавын тагын бер кат раслады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез