Балтачта яшь аграрийлар форумы узды

Авыл хуҗалыгы системасына бүген яшь кадрлар, гомер булмаганча, күп кирәк. Бердән, яшьләр авылда калмый- кытлык зур. Булган кадрлар картая, алмаш әзерләү дигәнең ансат кына бармый. Икенчедән, куәтле заманча техникалар, яңалык- үзгәрешләр, технология- алымнар да яшь, энергияле, белемле көчләр сорый.

Яшьләрне авылда калдыру гына түгел, аларны кызыксындыра, үсендерә, проблемаларын хәл итүдә үзвакытында ярдәмнәр оештыру да бик мөһим. Шулай ук аларны ишетү, дәүләт программаларындагы яңалыклар, мөмкинлекләр белән таныштыру, хезмәтләренә даими бәя бирү дә кирәк. Шушы көннәрдә Балтачта үткән яшь аграрийлар форумында боларның һәммәсен колачларга тырышканнар иде. Бигрәк тә яшьләргә, яшь гаиләләргә булган дәүләт ярдәмнәре, төрле программалар турындагы чыгышлар залдагыларда зур кызыксыну уятты.

– Районыбызда авыл хуҗалыгы системасында 328 егет һәм кыз хезмәт куя. Хуҗалык җитәкчеләре дә, без дә сезнең хезмәттән бик канәгать. Районыбыз ирешкән уңышларда сезнең өлешегез дә зур, – дип, район башлыгы Рамил Нотфуллин бер төркем яшь алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Әлеге чара «Казан егетләре» төркеме чыгышы һәм дискотека белән тәмамланды. Файдалы белән күңелле ялны берләштергән чара булды ул.

«милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре