Бу көннәрдә районның үткән гасырларда мәдрәсәләре белән данлыклы Түнтәр авылында кызлар пансионатына нигез салу тантанасы булды. Бу - районда икенче пансионат.
Беренчесе - малайлар өчен Бөрбаш авылында ачылганы, берничә ел инде уңышлы гына эшләп килә. Кызлар пансионаты төзү идеясы белән йөрүчеләр аның кирәклегенә икеләнми. Бөрбаш тәҗрибәсе үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте инде, диләр. Биредә Балтач, якын- тирә районнардан гына түгел, башка төбәкләрдән дә теләгән кызлар укый, дөньяви һәм дини белем алачак. Төзелешкә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр арасында үз егетләре- Түнтәрдә туып- үскән, инде игелекле гамәлләре белән танылган, "Елмай" сөт- май комбинаты җитәкчесе Рәис Шәйхетдинов та бар. Оештыручылар изге эшкә теләктәшлек белдерүчеләр күп булыр, бина тиз арада сафка басар дип ышана.
Нигез салу тантанасы Коръән аятьләре белән башланды, авыл халкы, килгән күп санлы кунаклар бергәләп тәкъбир әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез