Балтачта хоккей фестивале узды

Балтачта Татарстан Хоккей федерациясе белән берлектә " Әти, әни, мин - хоккей гаиләсе" фестивале үтте.

Ярышларда өчәр кешедән торган 48 команда катнашты. Алар яшь буенча бүленеп, алты дивизионда - бер үк вакытта өчәр урында көч сынашты. Төрле хәрби гаскәрләр ветераннары исә "Итекле хоккей" турнирында җитезләрне ачыклады. Ярышлар ун команда арасында барды. Ярышларны оештыручылар тамашачылар турында да онытмаган иде. Алар өчен активлык зоналары эшләде. Аларда кабартылган баскетбол, лазертаг, аркан тарту, өстәл уеннары... буенча күптөрле мавыктыргыч уен- ярышлар үткәрелде. Җиңүчеләр берсе дә бүләксез калмады. Алай гына да түгел, ТР Хоккей федерациясе катнашучылар арасында лотереяга телевизор, чыбыксыз колакчын, акыллы колонка, смартфон уйнатты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре