Банкирлар эшсез кала?

Россия банкы яңа отчет игълан итте. Аннан күренгәнчә, россиялеләрнең финанс грамоталылыгы үсә: 100 мөмкинлектән 55 баллга кадәр җиткән. Карап торышка 55 балл бик әллә ни түгел. Димәк, элек финанс томаналыгы дәрәҗәсе зуррак булган.

Банк игълан иткән нәтиҗәләр әле дә сөендерми. Халыкның 72 проценты гади процент исәпли белми. Димәк, кредит бурычы күпмегә үсәчәген якынча да чамаламый. Россиялеләрнең 46 проценты табыш белән хәвеф арасындагы бәйлелекне аңламый. Әйтик, банк депозитка зуррак процент вәгъдә иткән саен, акчаның шунда янып калу ихтималлыгы үсүен белми. Халыкның 49 процентының бер айлык та финанс «мендәр»е юк. Кыйммәтле кагазьләргә акча тотучылар моның хәвефле уен икәнен аңламый. 47 процент фонд базарында хәвеф банк кертемнәренеке кебек кенә дип уйлый. Россиялеләрнең яртысы финанс тетрәнүләренә әзер түгел.

Кешеләрнең бик җиңел генә ипотека коллыгына төшүләре дә шуннан килә. Халык бернигә карамый кредит алырга ашыга. Нәтиҗәдә ясалма ихтыяҗ барлыкка килә һәм бәяләр үсә. Өстенлекле кредит кыйммәткәрәк фатир сатып алу белән төгәлләнә. «Самолет» компаниясе гендиректоры Анна Акиньшина өстенлекле гаилә ипотекасын 18 яшькә кадәрге бер балалы гаиләләргә дә җәелдерү торакка ихтыяҗны 30–40 процентка үстерү ихтималлыгын әйтә. Төзүчеләр исә азрак проектларны гамәлгә кертә, чөнки ставкалар югары. Бу дефицитка һәм бәяләр күтәрелүгә китерәчәк. Белгечләр быел ук бәяләр 10 процентка үсәчәк, диләр. Өстенлекле дәүләт ипотека программаларын туктату гына бәяләрне төшерә алачак. Мондый сценарий көтелми ләкин.

Кешеләр якын киләчәктә эшсез калу ихтималлыгын күз алдына да китерми. Турбулентлыкның беренче билгеләре шәйләнә инде. Компанияләр чыгымнарын оптимальләштерә. Маркетологлар, пиарчылар һәм банкирлар массакүләм рәвештә кыскартылачак. Әмма курьерлар, машина йөртүчеләр, урам себерүчеләр һәм кассирларга эшсезлек янамый. Бу тармакларда һаман да кадрлар дефициты хөкем сөрә.

Эретеп ябыштыручылар һәм айтичылар иң югары хезмәт хакларын алыр. Финанс университеты белгечләре шулай фаразлый. Токарьлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы операторлары да югары хезмәт хакына өметләнә ала. Тәҗрибәле белгечләргә 250–300 мең сумга кадәр түләү вәгъдә итәләр. Эш эзләгән банкирларга мәйдан бар, кыскасы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре