Көньяк Африка Республикасының төньяк-көнчыгышындагы Ведела шахтерлар бистәсендә барга кораллы һөҗүм вакытында кимендә 17 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС яза.
Мәгълүматларга караганда, автомат һәм пистолетлар белән коралланган сигез кешедән торган төркем барга бәреп кереп, кешеләргә тәртипсез рәвештә ут ачкан. Җинаятьчеләр бина эчендәге кешеләргә дә, бар янында булганнарга да аткан.
Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 ир-ат һәм дүрт хатын-кыз һәлак булган, тагын 15 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган. Җинаятьчеләр кайбер корбаннарның кесә телефоннарын да алып киткән. Шуңа күрә һөҗүмнең талау белән дә бәйле булуы ихтимал.
Җинаятьчеләр ике автомобильдә качып киткәнче берничә машинаны яндырган. Аларны эзләү өчен полициянең көчәйтелгән бүлекчәләре җәлеп ителгән.
Хәзергә һөҗүмнең сәбәбе билгеле түгел. Җинаятьтә шикләнелүчеләрнең берсе дә әлегә тоткарланмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез