Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта узган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Илсур Метшин шулай диде. Бу мәгариф системасының үтә күренмәлеген арттырырга һәм шәһәрдә яшәүчеләрне укытучы һөнәренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Яшь педагогларга ярдәм итү – мөһим юнәлешләрнең берсе. Узган ел Казанның 100 укытучысына грант бирелгән. Былтыр шәһәр мәктәпләрендә булачак педагогларны әзерли башладылар. Пилот проект үз эченә 25 мәктәпне һәм 700дән артык югары сыйныф укучысын алган. Профильле психологик-педагогик сыйныфларда балалар педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнә.
–Без быел «Казан шәһәре мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк тамгасын кертергә җыенабыз. Укытучылар көнендә шәһәр урамнарындагы баннерларга Казан педагогларының фотосурәтләре урнаштырылачак, – диде шәһәр башлыгы.
Бүген башкаланың мәгариф оешмаларында 30 меңнән артык хезмәткәр эшли, шуларның 17 меңе – педагогик белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез