Бүген төнлә Башкортстанның кайбер районнарында кар яуган. Күрше республикадагы дусларыбыз хәбәр итүенчә, алар да беренче кар гел иртә төшә икән.
– Кар яуганга аптырыйсы юк инде. Гел җәй дә булмас. Көз дә бик матур гына үтә бит. Без бәләкәй чакларда ноябрьдә чын кыш килә иде инде, – ди Уфада яшәүче Ирина Фәйзуллина.
Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр иткәнчә, тиздән бездә дә беренче кар явачак.
– Безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ятачак, – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез