«Батарейка» утырганда

Теләсә кайсы милләткә, исән буласы килгәндә телен сакларга кирәк, диюдә Америка ачу юк. Телне саклау ул милли телдә сөйләшү, сөйләшә белү генә түгел. Тел исән булсын, дигәндә ул телдә уйлаучылар күплеге кирәк. Бары татарча уйлаучы гына, ябышып, Әмирхан Еникине яисә Мөхәммәт Мәһдиевне укый. Бары татарча уйлаучы гына үз телендә шигырь, хикәя язарга, хәтта язучы булып китәргә сәләтле. Йөз дә бер тапкыр кабатлаган аксиома – милләт милли әдәбияты булганда, милли журналистикасы, язучы-шагыйрьләре булганда, алар укылганда гына исән. Каләм ияләре калмаган икән, милләтнең еллары санулы, ул – «доходяга».

Татар кешесе татарча уйласын өчен, аның татар мохитендә үсүе зарур. Катнаш яисә ят мохиттә үскән татар татар җанлы була ала, тик ул башка телдә уйлый, уйлаганын татарчага тәрҗемә итеп сөйли. Әлбәттә, андыйлар да безнеке. Берни эшләп булмый, дәүләтчелеге булмаган халыкта андыйлар күп. Чөнки дәүләтчелек булмаганда, нәкъ менә милли мохит мәсьәләсе кискенләшә, ул тарая. Соңгы араларда андый тараюның тизләнүен күрәбез. Тагын 40–50 ел узгач, ягъни ике буын алышынгач, бүген «татар авылы» дип аталган торак пунктларны сез ни рәвешле итеп күз алдына китерәсез? Барысы да бүгенгечә барганда, аларның «элекке татар авылы» статусы алачагы ачык түгелме? Бүген «татар мәктәбе» дип аталган мәктәпләрдә күпчелек фәннәрне русча өйрәнгән, үзара русча аралашуны хуп күргән балаларга ярты гасырдан 60–65 яшь тулачак. Бүген үк өлкән туган телендә гәпләшкәннәр татарча ялгыш та сөйләшмәячәк. Аларның балалары һәм оныклары хакында әйткән дә юк. Аларның бары фамилияләре генә элек кайсы милләт вәкиле булганнарын искәртеп торачак.

Милләт инкыйразы төбендә, әйткәнебезчә, дәүләтсезлек ята. Дәүләтсезлек телнең практик кирәклеген юкка чыгара. «Милли аң» дип күпме генә сөйләсәк тә, безнең халыкның 80–90 процентында ул күзгә кырып салырлык дәрәҗәдә генә. Халык меркантиль. Гаиләдәге милли тәрбия ташка үлчим. Телгә караганда татар ата-анасына баласының «кеше» булып китүе ун тапкыр кадерлерәк. Газизе БДИны уңышлы тапшырсын да вузга керсен. Тел ник кадалып китми шунда. Дөресрәге, ул алай ук дип әйтми, әмма якын яисә ерак перспективада тел белән милләткә ни буласы аны кызыксындырмый. Телевидениедә татар каналлары бар, артистлар татарча җырлап, биеп тора, «Минем балам һәм оныгым татарча белмәгәннән генә дөнья җимерелми», – дип фикерли ул. Оныгы, баласы белән русча сөйләшүне дә ул ялгыш та гаепкә санамый, заманы шундый хәзер, дип кенә җибәрә...

Ә власть дигәнебез, нидер эшләр алдыннан, халыкка, андагы кәефләргә карый. Халык тел дип җан атмаганда, хакимият: «Телне мәктәпләрдә мәҗбүри укытабыз», – дип, Мәскәү каршында ник чәчрәп чыксын соң әле. Рафаэль Хәкимов бер чыгышында 2007 елда ук Татарстанда ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиешле вазыйфалар (шул ук чиновниклар, табиблар, мәсәлән) реестрын булдыру хакында Мәскәү белән килешеп тә, республикада андый исемлек төзелмәү хакында ачынып әйткән иде. Мәскәүнең гөнаһлары күп, тик без дә калышмыйбыз. Әгәр андый реестр вакытында расланган булса, тел буенча вазгыять бүген күпкә яхшырак буласы иде түгелме?

Авылда татар мохитен саклау яисә аны шәһәрдә тудыру дигәндә, бүген нәтиҗәле эшләр күренми. Мохитне саклауда көрәш юк. Процесс үз агымына куелган, бара, тизләшә. Милләт ул-кызлары, зыялылар, җитәкчеләр – барысы да, зурдан алганда, шул агым уңаена йөзә. Урамда – ХХI гасыр. Тел, аның артыннан милләт инкыйразга атлый, тик көрәш юк...

Татарны гомере буе яклаган Лев Гумилевның күпләр белгән пассионарлык теориясе бар. Аның буенча, теләсә кайсы этносның гомере 1200 ел тирәсе. Бар халыклар да үтә торган этаплар: күтәрелеш чоры, плато, сулу, шәлперәю дәвере һәм бетү, юкка чыгу. Татар гомерен Алтын Урда чорыннан алып санаганда да, Гумилев буенча, без әле ким дигәндә тагын 400 ел, артык гөрләп булмаса да, яшисе милләт булып чыгабыз. Тик пассионарлык теориясе ирекле этнослар өчен. Дәүләтсезлек милләтнең эчке энергиясен, пассионарлыгын киметә, канын суыра. Милләт, телиме ул аны, теләмиме, кире селекциягә дучар була. Язмышы башкалар кулына калганда халык субпассионарга – җайлашырга, агым уңаена йөзәргә мәҗбүр булган, «батарейкасы утырган» кавемгә әйләнә. Моны аңлаган Гаяз Исхакый юкка гына узган гасыр башында язган әсәрен «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип атамас, срокларын чамаламас иде. Әмма...

Әмма без бер нәрсәне яхшы аңларга тиеш: татарның инкыйразга кызулавын Гумилев теориясенә, дәүләтсезлеккә аударып калдырганда да язмыш белән килешеп, кул кушырып утыру җинаятькә тиң. Без бүген тиз үзгәрүчән заманда яшибез. Өметсез шайтан гына, ХХ гасырның башында һәм азагында көтмәгәндә башыбызга ишелгән милли яңарыш – ике ренессанс, алар тудырган мөмкинлекләр бүтән булмас, кабатланмас дип уйлау һич тә дөрес түгел. Либерализм, аның состав өлеше булган глобализм, соңгысы тудырган винегрет – катнаш мәдәниятлелек (мультикультуризм) – бүген модадан чыгып бара. Россиядәге вазгыять дигәндә, ул шактый субъектив: ул биредәге җитәкчеләрнең шәхси карашына нык бәйле. Шартлар яралганчы, безгә бары критик чикне үтмәү мәслихәт. Аның өчен, элек язганымча, беренче адымны атлау – татар мәктәпләре саналган уку йортларында 9 сыйныфка кадәр булса да бар фәннәрне дә тоташтан үзебезчә укытуга күчү зарур. Беренче адымны атлаганбыз икән, без инде өметсез булмыйбыз, башкаларына да ышаныч туа. Пассионарлык безнең очракта ул – өмет һәм нәтиҗәле каршылык, агым уңаена йөзмәү, көрәштә калу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре