Бәхет фабрикасы

Бер мәлне авылда хәбәр таралды: «Үзебезнең район үзәгендә бәхет фабрикасы төзелә. Әмма бюджеттан бүленгән акча гына җитеп бетми, сезнең дә ярдәмегез сорала. Хөрмәтле авылдашлар, бәхет һәммәбезгә дә кирәк. Беребез дә читтә калмасак иде!»

Без – мондый хәбәрләргә күнегеп беткән кавем. Авылда күпер салсалар да, кое казысалар да, су үткәрсәләр дә, хәтта юл төзәтсәләр дә, халыктан акча җыялар. Без бирәбез, чөнки халык көчле ул, акчалы ул, бай ул. Дәүләттә акча булмаса да, гади халыкта була. Чөнки халык арасында урлаша торган чиновниклар да, ришвәтче түрәләр дә юк. Шуңа да гади бит инде ул, шуңа да халык. Туган илнең иң ышанычлы таянычы.

Узган җәй әнә авыл уртасыннан аккан елга аша күпер салганнар иде. Кеше башыннан икешәр мең сум җыйдык. Барыбыз да катнаштык. Кушбаш кушаматлы Хәтмулла карт хәтта дүрт мең сум биргән. Үзләре сорап алганнар. Кайткан кунаклар да читтә калмаган. Күперне төзеп куйдылар көз ахырына. Кыш буе рәхәтләндек. Язгы ташкын агызып алып китмәсә, әле дә шуннан йөрисе идек. Быел тагын җыярбыз инде.

Коены да шулай казыттык. Йөз метр тирәнлектә булачак, иң таза, иң шифалы су чыгачак, диделәр. Өч йөз мең сумга гына төшә икән. Шундук җыеп бирдек. Өченче ел ук инде монысы. Шуны былтыр казыдылар. Быел суы чыгачак, диләр. Көтәбез әле. Хәтта чират та алып куйдык. Иң беренче торган туксан тугыз яшьлек Нигъмәтҗан карт былтыр ук үлеп китте, быел яз икенче булып торган Хәдичә карчыкны җирләдек. Чират якыная, Ходайның рәхмәте.

Шулай да яңа игъланны күргәч, аптырабрак калдык. Акча җыю яңалык булмаса да, «бәхет фабрикасы» дигән сүз бик сәер ишетелде. Хәтта әллә ничә еллар буе колакларда эленеп торган токмачлар төшеп китә язды. «Әйе, әйе, чынлап та шулай, Бәхет фабрикасы! – дип аңлаттылар игълан бирүчеләр. – Фабрика үз товарларын арзан гына бәягә авыл кешеләренә сатачак. Барыгыз да бәхетле булачаксыз. Берегез дә читтә калмагыз!» Без ышандык. Халитҗан карт хәтта күзләрен сөртеп куйды: «Мин бит, бәхет эзләп, гомер буе чит җирләрдә йөрдем. Ә хәзер менә авылга китереп бирәләр. Их…»

Халыктан акча җыеп алган эшләрне гадәттә озак эшлиләр инде. Монысына да тиз генә булыр дип өметләнмәдек. Тик өметләндек. Галәветдин карт чирләшкәрәк бит инде безнең. Хәтта ул да: «Барыбер яшим бәхетле булганчы!» – дип, чәмләнеп дәваланырга тотынды. Курортларга барып кайтты, капчыклап дарулар ашады. Пенсия акчасы җитмәгәч, хәтта йортын сүтеп сатып җибәрде. Хәзер мунчасында яши. «Бәхет ул – мунчада да бәхет», – дигән була үзе. Мәгъфурә карчык алай ук кыланмады. Ул гомергә сер бирмәде инде. «Каян килсен инде безгә бәхет... Ерактан күреп калсам да, бик шат булыр идем әле», – ди әле дә. Ә акчасын түләде…

Мин үзем дә артык өметләнмим. Акчасын да ким-хур булмас өчен кеше рәтеннән генә бирдем. Атна-ун көн элек райүзәккә хастаханәгә баргач сораштырган идем, илтеп күрсәттеләр. Фундаментын гына салганнар әле. И, хәзерге заман хикмәтләре! Мунча кебек кенә фабрикада да бәхет ясап була икән. Шулай да күңелдә аз гына шик калды. Аны яшерен генә ясап сатып ятмыйлар микән, дигән уй әле дә тырмап тора. Гайнетдин күрше бар бит минем. Әнә шул Гайнетдин: «Фабрика нигезен дә күрермен, налогымны да түләрмен», – дип райүзәккә барып кайткан иде, хәзер өч көн инде елмаеп йөри. Үзе берни әйтми. Елмаеп кына тора. «Налогыңны түләдеңме?» – дигәч, калтырый-калтырый елмая.

Күршеңнең бәхетле чагын күрү үзе бер бәхет инде. Ярый, Ходай насыйп итсә, безгә дә булыр әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре