БДИ нәтиҗәләре куелган сайтка хакерлар һөҗүм иткән

БДИ нәтиҗәләре куелган сайт бик көчле хакерлар һөҗүменә дучар булган. Бу хакта «Интерфакс» Рособрнадзорга сылтама белән хәбәр итте.

БДИ нәтиҗәләре белән танышу сайтына DDoS хакерлар һөҗүме ясалган, бәхеткә ул уңышлы гына туктатылган да. Бәхеткә, сайтның эшчәнлеге һәм куллану мөмкинлекләре сакланган. Хакерлар һөҗүме вакытында беренче имтихан билгеләре системага кертелмәгән булган. Әлеге гамәлнең алдан әзерләнелгән һәм җитди ресурсларны җәлеп итеп эшләнгәнлеге мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

БДИ Имтихан

Көн хәбәре