БДИ тапшырган 8 яшьлек кызны укырга кабул итәргә әзерләр

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты Алиса Теплякованы укырга алырга әзер, дип хәбәр итә факультетның матбугат хезмәте.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында 8 яшьлек кызның БДИ тапшыруы һәм аттестат алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. Рособрнадзорда имтиханда катнашучының рус теле, профильле математика, биология һәм информатика буенча биремнәрне уңышлы үтәвен расладылар. Әтисе сүзләренә караганда, кыз МГУ психология факультетына укырга керергә тели.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре