Газетага язылу

Белгеч 3-6 ел эчендә җиңеп булган яман шеш төрләрен санап үтте

Вакцина белән дәвалауның яңа ысуллары пәйда булу сәбәпле тән тиресендә, сидек капчыгы, юан һәм нечкә эчәклектә, сөт бизләрендә яман шештән, шулай ук үпкәдә вак күзәнәкле рактан котылырга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге тикшеренү институты фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Меланома, үпкәдә вак күзәнәкле рак, сөт бизләрендә, юан һәм нечкә эчәкләрдә рак... Билгеле бер ышану хисе белән, 3-6 ел эчендә  яман шешнең мондый төрләрен җиңәчәкбез, дип әйтергә мөмкин», – дип билгеләп үткән галим.

Академик сүзләренә караганда, сырхауның шәхсән үзе өчен эшләнгән вакциналар һәм контроль нокталар ингибиторларын (иммунитетның рак күзәнәкләрен юк итүгә комачаулавын булдырмастай препаратлар) кертеп, яңа иммун терапиясе ярдәмендә онкологиянең мондый төрләреннән котылырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Гинцбург хәбәр иткәнчә, тәүге сырхау «Неоонковак» белән тән тиресендә яман шештән уңышлы дәваланып килә. Якын араларда тагын 12 кешегә әлеге вакцинаны эшләячәкләр. Ел азагына кадәр аны 20 сырхауга салу күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре