Газетага язылу

Белгеч арыш икмәгенең файдасы турында аңлатты

Бодай икмәге организмны аксым һәм катлаулы углеводлар белән тәэмин итә. Арыш икмәге, үз чиратында, минераль матдәләр, азык җепселләре һәм мөһим витаминнар чыганагына әйләнергә мөмкин.

Икмәк пешерү сәнәгате фәнни-тикшеренү институты директоры Марина Костюченко хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, болай икмәгендә аксым матдәсе арышныкындагыдан берникадәр күбрәк. Шул ук вакытта арыш ипиендә лизин һәм треонин кебек аминокислоталар бар. Моннан тыш азык җепселләре анда кәбестә һәм алмадагыга караганда да күбрәк. Арыш оны калий, магний, фосфорга баерак.

Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, арыш икмәгенең калориясе аз – 100 граммга 200 килокалорийдән артмый. Белгеч басым ясап әйткәнчә, хәзер кибет киштәләрендә чиста арыш ипие асылда юк диярлек. Кара икмәк гадәттә арыш белән бодай онын катыштырып пешерелә. Арыш-бодай икмәгендә – арыш оны күбрәк. Ә инде бодай-арыш икмәгендә бодай оны өстенлек итә. Мондый икмәк тә витаминнар, азык җепселләре, минераль матдәләр чыганагы булып тора.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре