Аз гына пешмичә калган яки мичтә пешерелгән бәрәңге кызганына караганда файдалырак. Мондый ризыкның гликемик индексы түбәнрәк, ягъни ул кандагы шикәр микъдарын кинәт күтәрми. Табиб-эндокринолог, диетолог Антон Поляков “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Альденте ысулы белән пешерелгән, ягъни бераз гына чиле-пешлерәк калган бәрәңге – сәламәтлек өчен иң файдалысы, дигән белгеч.
Табиб сүзләренә караганда, бәрәңгене, боткага әйләндермичә, бераз гына катырак калдыру яки мичтә пешерүдәндә яхшысы юк. Бик теләгәндә, кыздырырга да мөмкин. Ләкин мондый ысул белән әзерләнгәненең файдасына караганда зыяны күбрәк булачак. Шул ук вакытта яшь бәрәңге, кышын нәүрәптә сакланганы кебек үк, бер үк төрле үзенчәлекләргә ия. Әмма яңа бәрәңгенең калориясе азрак, дип билгеләп үткәндиетолог.
Бәрәңгене балык белән ашау сәламәтлек өчен файдалы дип санала. Шулай ук аны ит белән, помидор, кыяр, кәбестә кебек крахмалсыз яшелчә белән куллану да дөрес булачак. Ләкин бәрәңге куллануны көненә 200-300 граммнан арттырмаска кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә Поляков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез