Психолог, нейрофизиолог Ирина Павлова “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Холык-фигыльнең йомшаклыгы түгел, бәлки баш миенең биологик “тозагы” бу. “Тозак” ни кызганыч, карьерадан гайре, йөрәккә, ашказаны, тамак һәм иммунитетка да тискәре йогынты ясый”, – дигән табиб.
Еллар узу белән эштән китү турында уйлар хәтта физик авыртуга китерә. Шулай булырга тиеш тә, чөнки кеше үз һөнәренә гомерен сала. Шуңа күрә баш мие эштән китүне үзгәреш дип түгел, бәлки фаҗига дип саный. Бу мизгелләрдә баш миенең физик авырту һәм күңел кайтуга җавап бирүче өлеше ”уянып”, нәрсәдер авырта башлый. Эштән китү уен даими рәвештә кичектереп килү стресстан коткармый, бәлки организмны гына җимерә.
Билгесезлектән курку барлык кешеләргә хас, дип басым ясап әйткән Павлова. Нәкъ менә шуңа күрә таныш юлны сайлау җиңелрәк. Хәтта тупыйкка илтсә дә. Шул ук вакытта җитәкчесе яки коллегаларының ихтирам-хөрмәтен сизмәгән кешедә рәнҗеш пәйда була. Ә ул вакытлар узу белән холыкта да чагылыш таба башлый. Нәтиҗәдә мондый кеше “бар икәнемне дә белмиләр” дигән фикердән газапланып яши.
– Эмоция – нәрсә ул? Баш миенең зур ярымшарлары тышчасында пәйда булып, тәндә чагылыш таба торган электр сигналы. Рәнҗеш һавада “эленеп” калмый. Ул, һичшиксез, тәнгә кырын суга, – дип аңлатып үткән табиб. Әйтик, тамакта төер утырган кебек булырга мөмкин. Тамак һәм муен мускулларының кысылуы бу. Җитәкчегә яки башкасына әйтәсе килгәнне әйтеп булмаганда барлыкка килергә мөмкин. Мускуллар даими рәвештә киеренкелектә, алар кан тамырларын кыса. Кан әйләнеше начарая, нәтиҗәдә хроник фарингит, ларингит, ангина кебек тамак авыртуларына юл ачыла. Павлова гадәти алҗыганлыкның яратмаган эштән тәмам туюга әйләнүенең 3 билгесен атап үткән.
Беренчедән, хәтта яллардан соң да алҗыганлык сизелә. Икенчедән, чирләр ешая (бөер өсте бизләренең стресс гормоны – кортизолдан бик нык зыян күрүе белән аңлатыла). Моннан тыш күңелсезлек очраклары бер-бер артлы пәйда була башлый. “Минем эш тәҗрибәсендә хәтта шундый сәер очраклар булгалады. Әйтик, берәүне башта бетмәс-төкәнмәс салкын тиюләр, шуннан соң – ризыктан агуланулар борчыса, соңыннан аягын сындырып күпме азапланды, – дип сөйләп үткән белгеч басма хәбәрчесенә. – Организмның эшкә шуның кадәр барасы килмәгән, ул хәтта өйдә калу өчен “нигезле” сәбәп булдырган.” Шуңа күрә, баш мие “заложнигы” булудан туктап, организмны “тыңлый” башлауга беренче адым ясау мөһим. Сәламәтлекне бернинди дә хезмәт хакы белән алыштырып булмый, дип йомгак ясаган сүзенә Павлова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез