Газетага язылу

Белгеч метрода бик нык курку хисе барлыкка килгән очракта нәрсә эшләргә икәнен аңлатты

Кешеләрнең 7 проценты ябык урында калудан куркып (клаустрофобия дип атала) яши. Әмма метродагы паник атака – ябык киңлектән курку гына түгел, бәлки нерв системасындагы өзеклек ул.

Табиб-психотерапевт Жанна Русина “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә паник атаканы чынбарлыкта куркыныч белән янаудан ничек аерырга һәм вагоннан чыгып китү мөмкинлеге булмаса, нәрсә эшләргә икәнен аңлаткан.

Транспортта паник атака бөркүлектән, кеше күплектән, тиз генә чыгып китә алу мөмкинлеге булмаудан килеп чыга. Йөрәк тибеше ешаеп, баш мие моны куркыныч белән янау кебек кабул итә. Билгеләре 10-15 минуттан соң коточкыч куркуга, үз-үзеңә контрольне югалту кебек  хискә әйләнә. Табиб аңлатып үткәнчә, инфаркт булганда, күкрәк читлеге уртасы кызышып, нәрсә беләндер басып торган кебек авырту барлыкка килә һәм ул кулга яки теш казналыгына бәрә.

Паник атака вакытында исә күкрәк читлеге уртасы чәнчи башлый. Игътибарны башкага юнәлткәндә, авырту басыла  төшә. Паник атака үлем  белән янамый. Әмма өянәк тәүге тапкыр барлыкка килгәндә, терапевт яки кардиологка күренеп, йөрәкне тикшертергә кирәк. Йөрәк тәртиптә булып та, атака һаман кабатланып торса, психотерапевтка күренү таләп ителә, дип билгеләп үткән белгеч. Ә инде күкрәк читлеге уртасында нәрсә беләндер басып торган кебек авырту барлыкка килеп, муенга яки теш казналыгына бәрсә, сөйләшергә авыр була башласа яки йөз кыйшайса, кичекмәстән, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, дип кисәткән Русина.

Атака вакытында нишләргә? Игътибарны фикерләүдән сулыш алуга күчерегез. Борын белән 4 секунд дәвамында сулап, 2 секунд суламыйча торыгыз, шуннан 6-7 секунд дәвамында сулышны авыз аша чыгарыгыз. “5-4-3-2-1” техникасын кулланыгыз: 5 әйберне табып, 4 төрле материалга орыныгыз, 3 тавышны ишетегез, 2 исне һәм 1 тәмне тоегыз. Аяк бармакларын кыймылдатыгыз, иңбашларыгызны катырып куегыз, су эчегез яки бозлы кәнфит суырыгыз.

Метродан качарга кирәкми – фәкать курку хисен көчәйтә генә бу. Курку хисе көчәйгәннән-көчәйсә, психотерапевт ярдәме кирәк булачак, дип аңлатып үткән белгеч. Ул профилактика сыйфатында бушрак вагоннарга утырырга, туйганчы йокларга һәм тулы кыйммәтле ял итәргә киңәш иткән. Шуны истә тотыгыз: паник атаканың һәрвакытта да ахыры була. Дөрес сулыш алырга өйрәнсәгез, хәтта иң катлаулы шартларда да тынычланып кала алачаксыз, дигән Русина.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре