Аның әйтүенчә, иң яхшысы – хезмәт килешүен ике якның үзара килешүе нигезендә өзү. Бу очракта хезмәткәр һәм эш бирүче эштән китү көнен мөстәкыйль билгеләргә һәм оешмадан китү шартларын килештерергә мөмкин.
“Яклар теләсә кайсы көнне, хәтта икенче көнне үк эштән китүне килештереп, килешү рәсмиләштерә. Эшләр тапшыру, түләүләрне, гомумән, яклар нәрсә турында килешкән булса – шуларның барысын да җайга салу өчен уңайлы ул”, – дип билгеләп үткән Лоикова.
Шулай ук хезмәткәр эшчәнлеген дәвам итә алмаган очракта да гариза тапшырган көнне үк үз теләге белән эшеннән китә ала. Мәсәлән, вузга керүе, пенсиягә чыгуы яки иренең (хатыны) яңа эш урынына күченүе сәбәпле. Эш бирүче хезмәт законын яки хезмәт килешүе шартларын бозган очракта да үзара килешенү таләп ителми.
Гомумән, кагыйдә буенча, эш бирүчене кимендә ике атна кала үз теләгең белән эштән китү турында кисәтергә кирәк. Әмма белгеч әйтүенчә, бу срок хезмәткәрнең эш урынында булуын күздә тотмаска да мөмкин.
“14 көн – “отработка” түгел, бәлки эш бирүчене эштән китү турында кисәтү срогы. Асылда кеше бу чорда, гомумән, чираттагы ялда булырга яки “больничный” алырга мөмкин. Ягъни эштән китү көне беркая да күчерелми”, – дип аңлатып үткән Лоикова.
Бу срокны исәпләү эш бирүче гаризаны алганнан соң икенче көннән башлана. Шушы вакыт эчендә компания яңа хезмәткәр табып, эшләр тапшыруны оештырырга мөмкин.
Хезмәткәрләрнең кайбер категорияләре өчен башка сроклар каралган: оешмалар җитәкчеләре – кимендә бер ай кала, сынау срогындагы хезмәткәрләр – 3 көн кала үзләренең китүләре турында кисәтергә тиеш.
Шулай ук эш бирүче үзе дә хезмәткәрне алдан кисәтүсез җибәрә ала. Әйтик, эшкә йөрмәү, исерек хәлдә эш урынында күренү яки коммерция серен тарату сәбәпле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез