Газетага язылу

«Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге урынбасары вафат

Бүген, 87 яшендә «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге редактор урынбасары Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали Хөсәен улы Булатов вафат.

Бу хакта безгә кызы Наилә хәбәр итте. Нургали абый соңгы елларда авырды, яман чир белән көрәште. Аны туган ягына Теләче районының Алан авылына җирләячәкләр. Нургали Булатовның урыны оҗмахта булсын, кызы һәм кияве гаиләсенә сабырлык телибез.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре