Газетага язылу

Белгеч Россиядә яңа гаилә түләвенең күләме нәрсәгә бәйле булуын әйтте

Еллык гаилә түләве күләме ата-аналарның рәсми керем дәрәҗәсе, гаилә составы һәм төбәктәге яшәү минимумы күләме белән билгеләнәчәк, дип хәбәр итте «РИА Новости» агентлыгына Президент академиясе Социаль анализ һәм фаразлау институтының социаль яклау һәм тормыш дәрәҗәсен тикшерү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Елена Цацура, дип яза «Татар-информ».

Элегрәк Социаль фонд хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яңа түләү алуга гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күп функцияле үзәк яки Социаль фондның клиент хезмәтләре аша тапшырырга мөмкин.

Цацура аңлатканча, түләү күләме һәр конкрет очракта сизелерлек аерылырга мөмкин, чөнки ул ата-аналарның рәсми керем дәрәҗәсенә, гаилә составына һәм яшәү минимумының төбәктәге күләмнәренә бәйле.

Эксперт ачыклык керткәнчә, бу - физик затлар кеременә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару. Ел йомгаклары буенча салымны 6 процент ставкасы буенча саныйлар, ә аерманы мөрәҗәгать итүчегә кире кайтаралар.

Еллык гаилә түләве 18 яшькә кадәрге (яки югары уку йортында көндезге бүлектә белем алган очракта 23 яшькә кадәрге) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналар өчен кертелгән. Аны алырга җан башына уртача кереме 1,5 региональ яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр хокуклы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре