“Сарык, мәрмәр сыер ите, дуңгыз ите (аеруча муен өлеше) – туендырылган май кислотасы күләме буенча чемпионнар. Аларны даими рәвештә, әйтик, һәр ял саен кулланган очракта майлары сәламәтлеккә кырын суга”, – дип билгеләп үткән табиб.
Белгеч сүзләренә караганда, гомумән, кызыл итне күп ашау кан тамырларының сузылучанлыгын киметеп, хроник ялкынсыну барлыкка китерә. Ә бу кан басымы “уйнау” белән яный.
Моннан тыш “начар” холестерин күләме нык артып, элекке нормасына кире кайтырга өлгерә алмый. Нәтиҗәдә вакытлар узу белән кан тамырларында төерчекләр хасил була.
Дианова сүзләренә караганда, терлек майларының организмга даими кереп торуы ашказаны асты бизенә, бавыр һәм үт куыгына начар тәэсир итә. Бу исә бавырга май утыру, панкреатит һәм үт куыгында таш барлыкка китерү белән яный.
Тагын бер куркыныч – күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеге кими башларга мөмкин. Монысы исә хәтта нормаль авырлыктагы кешеләргә дә икенче типтагы шикәр чире куркынычы белән яный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез