“Сөт ризыкларында, организм өчен бик кирәкле барлык аминокислоталар белән, тулы кыйммәтле аксым, шулай ук кальций, магний, калий, цинк һәм фосфор бар, һәм аларның һәммәсе дә бик әйбәт үзләштерелә”, – дип аңлатып үткән ул.
Моннан тыш хәзерге вакытта әче сөт ризыклары нутриентлар (органнарны һәм тукымаларны яңарту, энергия алу өчен кирәкле химик матдәләр) чыганагы буларак кына түгел, бәлки эчәклектәге файдалы бактерияләр өчен бик кирәкле чыганак буларак та карала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кефир, ряженка, йогырт кебек әче сөт ризыкларын эчәкләрнең сәламәтлеген, микрофлорасын яхшырту чарасы буларак карый, дип дәвам иткән сүзен белгеч. Балаларда мондый ризык эчәкләрдәге инфекциядән тизрәк котылуга, эч авыртуны киметүгә, зурларда – ашкайнатуны яхшыртуга, иммунитетны ныгытуга ярдәм итәргә мөмкин.
Диетологлар көненә 2-3 порция сөт ризыгын – мәсәлән, 1 стакан сөт, 1 порция йогырт һәм кечкенә генә сыр кисәген кулланырга киңәш итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез