Газетага язылу

Белгеч теплоходта берничә кешенең үлеменә китергән хантавирусның ничек йогуын аңлатты

Атлантик океанда туристлар лайнерындагы берничә кешенең үлеменә китергән хантавирусны кимерүчеләрдән йоктырырга мөмкин. Шул ук вакытта вирус кешедән-кешегә иярми.

Медицина фәннәре докторы, профессор-инфекционист Владимир Никифоров «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Аргентинадан Кабо-Верде дәүләтенә  юл тоткан  круиз лайнерында, хантавирус инфекциясе көчәю сәбәпле, 3 кеше үлгән.

Белгеч әйтүенчә, хәтәр чирне кимерүчеләрдән яки аларның калдыкларыннан ияртергә мөмкин. Профессор фикеренчә, лайнер пассажирлары инфекцияне коры җирдә иярткән булырга мөмкин.

Профессор-инфекционист Россиядә хантавирус инфекциясенең бөер синдромы белән геморрагик бизгәк рәвешендә таралуын аңлаткан. Кышкы чордан соң бакча йортын җыештырганда, шулай ук табигатьтә аны йоктыру куркынычы бар, дигән ул.

«Инфекция кешедән кешегә йокмый.  Ә инде йокса, кешегә үлем куркынычы янарга мөмкин», – дигән белгеч.

Геморрагик бизгәккә шик төшсә, сырхауны шундук хастаханәгә озату таләп ителә. Чирдән тиз һәм җиңел генә дә котылырга мөмкин анысы. Әмма инфекциядән шок халәте яки бөерләрне эштән чыгару очраклары да булгалый, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Атлантик океандагы круиз лайнерында кимендә тагын 3 пассажирда хантавирус билгеләре ачыкланган.

Лайнер хәзер Африканың көнбатыш яр буенда Кабо-Верде ярларында якорьда тора. Анда – 170 пассажир һәм 71 экипаж әгъзасы. Кабо-Верде хакимияләре пассажирларга ярга чыгуга рөхсәт бирмәгән әле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре